Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көчле рухлы татар углы. Кем ул? (+фото)

Әхмәт Мазһаров гади гаиләдә туып-үскән авыл малае. Күңел түрендә бүген дә шул хисе сакланадыр аның.

Быел Балтач урта мәктәбенең Белем бәйрәменә районыбызның горурлыгы Әхмәт Мазһаров та кайткан иде. Ил күләмендә зур уңышларга ирешкән хөрмәтле шәхес укучылар алдында туган телендә чыгыш ясап, үз мәктәбе, туган төбәге белән горурлануын җиткерде. Әлеге олуг шәхес 1 гыйнвар көнне 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аны галим буларак кына беләбез, ә аның тормышында без белмәгән күп кенә кызыклы яклары да бар икән. Әлеге язмабыз аның һәм аны якыннан белүчеләрнең хатирәләренә таянып язылды.

«Минем балачак сугыштан соңгы авыр еллар иде. Газ юк, электр юк, ашау ягы ташка үлчим. Әтием мулла булгач, бик зур салымнар салып, каһәрләп кенә торалар. Карават юк, урындык юк, кием-салым сәләмә, әмма өй тулы – китап. Әтием Мазһар да гел күз алдымда китап укып утыра... Мулла дигәч тә, сүз дини китаплар турында гына бармый. География, астрономия, физика, математика, тарих китаплары ул. Минем әтием дә, бабам да Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган кешеләр. Әти татарча, фарсыча, русча, гарәпчә, төрекчә белә, французча да сукалый иде. Мәдрәсәдә тел укыту көчле булган, шул исәптән Коръәнне дә. Бабам Мирхафиз Пенза өлкәсенең Качкыру авылыннан килеп укыган, аннан Соснада төпләнеп калган.

Минем балачак йөз процент хәерчелек белән сурәтләнә. Әти-әни эшкә киткәндә берешәр телем ипи тоттырып китә. Без – балалар, бүре көтүе кебек, көне буе үз карамагыбызда. Апрельдән бирле яланаяк. Ундүрт яшькә өлкән Мөхәммәт абыем, Сәлма апам белән үстем. Мөхәммәт абыем минем физика-математика укытучысы булды. Кичләрен керосин лампасының музыкасы астында без икәүләп мәсьәлә чишеп утыра идек. Ул заманнар таякка эшләү дигән нәрсә белән кереп калса да, мәктәптә укыту көчле иде. Укысаң, кеше була идең. Шәһәргә китү акча артыннан куудан түгел, гаиләдән килгән максат – белем алуга кайтып кала. Балтачтан чыккан бездән олырак Татарстан галимнәре КХТИның дары ясый торган факультетын тәмамлаган иде. Стипендия анда 100 сумга артыграк. Алар артыннан мин дә шул факультетка – 25 баллдан 24 балл җыеп, укырга кердем...», – дип сөйли Әхмәт Мазһаров үзенең бер әңгәмәсендә.

Юбилярның апасы Сәлма Вәлиева: «Әхмәт кече яшьтән үк таза, матур, акыллы, эшчән малай булды. Үзенең сәләтле, булдыклы, тырыш булуы аркасында ул һәркайда лидер булып таныла иде. Мәктәпкә дә алты яшьтән керде, бик яхшы укыды. Сосна мәктәбендә укыганда яшь натуралистларның республика слетында диплом белән бүләкләнде – җитәкчеләре Мөхәммәтҗан Килдиев белән бергәләп авылыбызда помидор үстерүне башлап җибәргәннәр иде. Әхмәт кыш буе ат белән колхозда эшли, ә яз айларында балыкка йөри. Егет-малай чагында, Балтачта укыганда энебез физика-техника түгәрәгендә кайнады, чаңгыда узышу буенча район чемпионы булды, тракторчы һөнәрен үзләштерде, мотоциклда йөрергә өйрәнде. Мәктәптән соң ул Казан химия-технология институтына укырга керде, укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, үзе теләп, катлаулы технологик корылмада гади эшче-оператор булып эшли башлады, ике елда цех башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелде, 1970 елда Мәскәүдә гыйлем алды да, Казандагы фәнни-тикшеренү инсти-тутларының берсенә лаборатория башлыгы булып кайтты. Күп еллар шунда директор булып эшләде. Әхмәт үзенең фәнни эшчәнлеген изге максатка – дөньяны пычраклардан чистарту эшенә багышлады. Дөньяда табыла торган нефтьнең күпчелек өлеше күкерт кушылмалар белән пычранган. Әхмәт үзенең хезмәттәшләре белән бергәләп әлеге проблеманың иң отышлы чишелешләрен таба алды һәм аның бу өлкәдәге хезмәтләре югары бәяләнде, аны галим итеп танытты. Үзен Татарстан һәм Ислам илләренең халыкара академияләре әгъзасы итеп сайладылар, ул Татарстанның һәм Россиянең фән һәм техника буенча Дәүләт премияләре лауреаты булды. Нефтьне иң күп табучы һәм кулланучы дәүләтләрнең (Россия, АКШ, Япония, Кытай, Иран, Казахстан, Германия һ.б.) иң эре нефть компанияләре Әхмәт Мазһаров белән даими хезмәттәшлек итәләр. Аллаһы Тәгаләдән шактый мул итеп бирелгән талантын энебез беркайчан да мәгънәсез, файдасыз шөгыльләргә әрәм-шәрәм итмәде», – ди.

Райондашыбыз, Совет һәм Россия химигы, профессор, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты мәрхүм Азат Зыятдинов «Буыннар язмышы» дигән язмасында Әхмәт Мазһаровның балачагын, аның уңышларын тасвирлаган: «...Кечкенә чагында Муса бабай ясап биргән чаңгыда Сосна болыннарын гизеп, туган авылы тауларында җилдертергә өйрәнеп, ул мәктәп, район ярышларында җиңү яулый башлый. Студент булгач, институт җыелма командасында да бу уңышларын дәвам итә. Шул вакыттан бирле чаңгыда шуу Мазһаровның, аннары гаиләсенең дә иң яраткан ял итү шөгыле булып кала. Студент егет Әхмәтнең Казанда, Кабан күлендә яратып өлгергән байдарканы авылдашларына күрсәтәсе килү теләге дә – авыл баласы өчен табигый хәл. Әхмәт тә мең мәшәкатьләр белән Сос-нага байдарка алып кайта һәм аның белән Шушма елгасы киңлекләрен иңли. Спортның бу ике төре әле дә Әхмәт Мазһаров өчен яшьлек истәлеге, сәламәтлек чыганагы булып кала.

Әхмәт балачагының иң матур истәлекләре итеп әтисе белән бергә вакытларын, бигрәк тә аның дусларына кунакка барган мизгелләрне, юлдагы «табигать дәресләре»н сагына. Нормабаш авылыннан данлыклы умартачы Вәлиулла картның ярдәмчел һәм кешелек-ле булуын сөйли. (Балачак хатирәләрен күңел түрендә йөртеп, әтисе белән дус булган Вәлиулла абыйны вафатыннан соң да хөрмәтләп, Әхмәт Мазһарович аның кабер ташының начар хәлдә булуын күреп, яңаны эшләтеп куя – З.Ф.)

...Сосна егете Әхмәт Мазһаровның фәндә, сәнәгатьтә зур уңышларга ирешеп, җәмгыятьтә күркәм танылу алуына иң күп куанучылар, мөгаен, якташлары булгандыр. Балтачның үзендә академик Мазһаров урамы барлыкка килде, туган авылы Соснада да төп урам аның исемен йөртә. Бу мисаллар аңа туган ягында ихтирамлы караш булуын күрсәтә. Ә ул бер яклы гына булмый, Әхмәт үзе дә туган авылы, укыган мәктәпләре белән даими элемтәдә тора. 2000 елдан бирле Сосна мәктәбе укучылары арасында конкурс үткәрелеп, Әхмәт Мазһаров исеменнән өч премия бирелә. Балтач урта мәктәбендә 2011 елдан «Фәнгә беренче адымнар» исеме белән укучылар өчен республика конференциясе үткәрелә. Беренче урынны алганнарга Мазһаровтан истәлек бүләге тапшырыла. Шулай ук Әхмәт туган авылында мәчет салуга да нык ярдәм иткән. Рәхмәтле Сосна халкы мәчетне Әхмәтнең әтисе исеме белән «Мазһар мулла мәчете» дип атаган».

Әйе, чыннан да Әхмәт Мазһарович бүген дә районыбызга кайтырга, үзе белем алган Балтач мәктәбенә ярдәм итәргә тырыша. Бүгенге көндә әлеге белем бирү йортының музеенда олуг галимебезгә атап эшләнгән почмак та бар. Һәм аны Әхмәт Мазһаров үзенең ирешелгән уңышлары хисабына бирелгән төрле бүләкләре, исемнәре белән яңартып тора.

– Әхмәт Мазһарович безнең мәктәп өчен бик күп эшләгән шәхес. Мәктәпнең 90 еллык юбилеена кайтканда китапханәгә зур телевизор, телескоп бүләк итте. Аннан тыш кабинетларга һәрбер укытучыга өстәл алып бирде. Быел физика кабинетына өстәл, парта һәм урындыклар белән ярдәм итте. Туган мәктәбем, дип бик горурланып сөйли ул һәм биредә музей булдырганнан соң, абыйсы экспозицияләр ясарга ярдәм итеп, Әхмәт Мазһарович аны гел төрле экспонатлар белән тулыландырып тора. Чаңгыда, байдаркада ирешкән уңышларының диплом-грамоталары безнең музейда урын алган. Бик күп төрле бүләкләре, исемнәре бар аның һәм оригиналларын ул һәрчак безнең музейга тапшыра. Шулар арасында Балтач районының Мактаулы гражданы дигәне дә, «За большие достижения в решении проблем развития экономики России» дигән дипломы да бар. Безнең өлкәдәге иң зур бүләк бу, дип искәртә ул Косыгин премиясен. Әле шушы көннәрдә генә Әхмәт Мазһарович район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов аша Балтач мәктәбе коллективына 7 томлык «Татарлар тарихы», үзенең портреты һәм «Татарстанның үрнәк гаиләсе» дигән дипломын җибәрде. Мәктәбебезнең горурлыгы булган Әхмәт Мазһаровичны ихластан 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Бәхетле киләчәк, сәламәтлек һәм һәрбер эшендә уңышлар телибез, – ди мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.

Районыбызга кайткан саен ул Сосна авылына юл тота. Биредә аның балачагы, яшүсмер еллары үткән, таныш сукмак-лары калган. Үзенә бик тә кадерле булган Сосна мәктәбенә һәм мәчетенә дә Әхмәт Мазһаров зур ярдәм күрсәтеп тора. Быел мәчетнең керү юлына брусчатка җәяргә матди ярдәм иткән. Мәктәптә барган  төзекләндерү эшләренә дә ярдәмнәре күп аның.

ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров Әхмәт Мазһарович хакында «Бу кеше турында бик күп язылды, ул һәрвакыт телдә, чөнки ул – уникаль шәхес. Әхмәт Мазһаров нефтехимик кына түгел, ул – акыллы сәясәтче дә, дипломат та. Камил рәвештә туган татар телен белеп, алман һәм инглиз телләрен дә ныклап үзләштергән кеше. Тик аның иң яраткан теле – татар теле. Ул аның өчен газиз. Ул телебезне генә түгел, халкыбызны чын күңеленнән ярата, аның язмышы өчен янып-көеп яши. Әхмәт халык иҗатына, аның җыр-моңнарына гашыйк. Күп шагыйрьләребезнең әсәрләрен яттан белә. Үзе дә яза. Тик язганнарын бәян итәргә ашыкмый...

Әхмәтнең тормыш иптәше Әлфия ханым аның уңышларының күбесенә сәбәпче, ул иренең фикердәше. Алар – бәхетлеләр. Чөнки аларның милли рухта тәрбияләнгән ике кызлары бар. Инде аларның да балалары үсә. Әхмәт һәм Әлфия оныкларын яратып, аларга да милли тәрбия бирүне, гадел һәм башкаларга ихтирамлы булып тормыш юлына чыгаруны максат итеп куйганнар», ди.

Буй җитмәслек үрләр булмый, йолдызлар гына була. Әхмәт Мазһаров гади гаиләдә туып-үскән авыл малае. Күңел түрендә бүген дә шул хисе сакланадыр аның. Ә безнең өчен ул олуг шәхес, көчле рухлы татар углы. Әхмәт Мазһаровичны олуг юбилее белән ихластан котлап, иң изге теләкләребезне юллап калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әхмәт Мазһаров