Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көллияттә ремонт эшләре гөрли (фото)

Эшче һөнәрләр әзерләү буенча районда бердәнбер уку йорты булган «Арча аграр сәнәгать һөнәр көллияте»нең 2нче филиалы яңа уку елын заманча бинада каршы алачак.

Норма авылында урнашкан «Арча аграр сәнәгать һөнәр көллияте»нең 2нче филиалында бүгенге көндә зур ремонт эшләре бара. Көллиятнең ике бинасы тоташтырылачак, ашханә төзекләндереләчәк.

Эшче һөнәрләр әзерләү буенча районда бердәнбер уку йорты булган «Арча аграр сәнәгать һөнәр көллияте»нең 2нче филиалы яңа уку елын заманча бинада каршы алачак.

2023-2024 уку елында биредә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче мастер, пешекче, кондитер һөнәре алып булачак. 3(4) разрядлы терлекчелек комплекслары һәм механикалаштырылган ферма операторлары, В, С, Д, Е, F категорияле авыл хуҗалыгы тракторчы-машинистлары, В һәм С категорияле автомобиль йөртүче һөнәрләре дә алырга мөмкин.

Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә төркем оешачак. Көллияттә уку теоритик һәм гамәли тәртиптә бара. Курсантлар көллиятнең үзендә дә практик күнегүләр үтә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә дә практикада була.

Түләүле шартларда өстәмә белем алырга да, мәсәлән, 5 айлык курсларда электр белән эретеп ябыштыручы, ЭВМ операторы, 3 айлык курсларда пешекче һөнәрен дә үзләштерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көллият