Көн темасында: салым түләү
Биш сорауга - биш җавап.
Салымнар түләр чак җитте. Шуңа да ул хәзер бүгенге көннең иң төп мәсьәләләренең берсе булып тора. Тупланган салым — безнең яшәешебез — мәктәпләрне, балалар бакчаларын җылылык белән тәэмин итүне, азык-төлек белән тулыландыруны һәм башка төрле социаль мәсьәләләрне үз эченә ала.
Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллиннан биш сорауга биш җавап алдык.
1.Илшат Солтанович, мөһим чорның нечкәлекләренә тукталып үтикче?
— Ел саен шәхси гражданнар тарафыннан түләнелә торган салым чоры җитте. Бу инде, белгәнегезчә, 1 декабрьгә кадәр түләнеп бетәргә тиешле транспорт, милек, җир салымнары. Транспорт салымы республика бюджетына тупланса, ә милек һәм җир салымы үзебезнең райондагы җирлек бюджетларына туплана. Бүгенге көндә шушы җирле салымнар түләү буенча рәсми кәгазьләр почта аша милек хуҗалары адресларына җибәрелеп, һәркемгә салымы турында хәбәр ителде һәм шәхси кабинетларда күрсәтелде. Рәсми кәгазьләр санына килгәндә, почта бүлекчәләренә шундый 13482 кәгазь килеп, шуның 11451е таратылып, бүгенге көндә халыкка хәбәр итү 85 процентны тәшкил итте, яңадан 2031 рәсми кәгазьне өләшеп бетерәсе бар.
2. Салымнар дәүләт порталындагы шәхси кабинетларда аермачык күренә...
— Әйе, һәрбер шәхси гражданин үзенең салым инспекциясе аркылы эшләнә торган салым кабинетына кереп, яки аны булдырып, үзенең күпме түлисен белә ала, кабинет аша да түләп була. Шунда ук ел дәверендә хезмәт хакыннан чигерелеп барылган керем салымы да (подоходный налог) күренә. Милке дә язылган: нинди милеккә ничә сум салым түләү каралган икәнлеге шунда күрсәтелә, квитанциясе дә куела. Гражданин исемендә нинди һәм никадәр транспорт бар, ул транспортлар нинди ат көченә ия һәм шул ат көченә карап аларга күпме салым исәпләнелә, һәрбер мәгълүмат әлеге кабинетта бәян ителә.
3. Бүгенге көндә район буенча вәзгыять ничегрәк?
— Әле генә әйтеп үткән шушы өч төр салым буенча 54 миллион 834 мең сум туп-лыйсы бар, бүгенге көндә 15 миллион 271 мең сумы тупланып, үтәлеш 28 процент тәшкил итте. Республика буенча мактанырлык сан түгел әле бу, әйбәт җыя торган районнар салым акчасын 30-35 процент тупладылар инде. Бездә Шеңшеңәр, Карадуган җирлегендә бу күрсәткеч — 36,33 Балтач, Пыжмара җирлекләрендә 32шәр процентны тәшкил итте. Кызганыч, әле бүгенге көндә Урта Көшкәт җирлегендә — 17, Субаш җирлегендә — 20, Салавыч җирлегендә 17 процент кына салым җыелган килеш.
4. Илшат Солтанович, вакытында түләмәсәң, пеня карала, ул кайчаннан өстәлә башлый?
— Туплау һәм түләү өстендә актив булсак иде, бер ай тирәсе вакытыбыз калып бара. Аннан инде, 1 декабрьдән пеня исәпләнә башлый, ягъни кеше күбрәк түләячәк. Моны түләмичә калып булмый, сузып йөртсәң, эш судка бирелеп, суд карары нигезендә приставларга барып җитәчәк һәм бу кешенең бирәчәге булып торачак. Бурычлы кеше чит илгә дә чыгалмый. Шуңа күрә, 1 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерик.
5. Транспорт салымының күләме нидән гыйбарәт? Җир, милек салымы буенча ташламалар ничек билгеләнә?
— Транспорт салымының күләме беренче чиратта үзебезнең исемдә булган транспорттан тора һәм иң мөһиме транспортның ат көченә бәйле, 100 ат көченә кадәр бертөрле, 100дән соң күбрәк китә. Шуңа күрә, машинаның егәрлеге югарырак булган саен, машинага салым да күбрәк чыга. Ә җир һәм милек салымы, белгәнегезчә, үзебезнең районның 18 җирлек бюджетларына туплана, ул керем ягын туплый, ел саен норматив-хокукый актлар игълан ителә, шулар нигезендә кайсы категориягә күпме ташлама бирелә, шунда чагылыш таба.
— ӘҢГӘМӘГЕЗ ӨЧЕН СҮЗ РӘХМӘТ, СҮЗЕГЕЗНЕ КУӘТЛИБЕЗ: САЛЫМНАРНЫ ВАКЫТЫНДА ТҮЛӘРГӘ ҺӘМ ТЫНЫЧ КҮҢЕЛ БЕЛӘН ЙОКЛАРГА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев