Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәмегез котлы булсын!

Мәдәният һәр кешенең яшәү асылын тәшкил итә, һәр милләтне кабатланмас итә, халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветараннарыбыз һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яз фасылы әйләнә-тирә дөньябызны үзгәрткән, табигатькә яңа сулыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Гомер-гомергә мәдәният кеше тормышында әһәмиятле өлкә булып тора. Ул һәр кешенең яшәү асылын тәшкил итә, һәр милләтне кабатланмас итә, халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый, җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткеч булып тора. Үзенең гомерен мәдәният белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Башкалар ял иткән вакытта сез, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка хезмәт итәсез, матурлык бүләк итәсез. Сезнең эшчәнлекне без республикакүләм яулаган җиңүләрегез, районыбыз данын чит төбәкләргә яңгыраткан уңышларыгыз аша бәялибез.

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итеп, гаилә бәхете, сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, Балтачыбызның матур киләчәге хакына иҗади югарылык, райондашларыбызны рухи, мәдәни яктан баетуда уңышлар, яңа иҗади идеяләр телим! Яраткан эшегезнең игелеген күреп яшәргә язсын!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев