Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дип аталган медаленә Исхаковлар гаиләсе лаек булды. Котлыйбыз! (фото)

Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.

2008 елдан башлап 8 июль — Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала.

Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.

Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен оештыру комитеты «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дип аталган медаль булдырды. Быел бу медальга Норма авылында 67 елдан артык бергә яшәүче, гомерләрен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган Мөхәрләм һәм Флёра Исхаковлар гаиләсе лаек булды.

Районыбызда нәселләре белән матур итеп яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләр күп булуы сөендерә. Тормышның ачысын-төчесен бергә татып, кайгы-хәсрәтләрне дә, шатлыкларны да урталай бүлешеп, тормыш ваклыкларына бирешмичә, башкаларга өлге булып бер- берсен хөрмәт итеп яшиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев