Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Наз»га Кыш бабай килгән, балаларны сөендергән (фото)

Чакырылган балалар хәрәкәтчән уеннарда бик теләп катнаштылар, Яңа ел җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

«Наз» республика хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова ел саен «Игелекле тылсымчылар» хәйрия акциясе оештыра.

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан азкеремле гаиләләрдәге балалар өчен яңа ел тамашасы үткәрелде.

Кыш бабай роленә Балтачның «Форпост» үзәге җитәкчесе Гыйлемҗанов Фердинанд Шәрифҗан улы җәлеп ителде.

Чакырылган балалар хәрәкәтчән уеннарда бик теләп катнаштылар, Яңа ел җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Һәр балага тәм-томнар гына түгел, Кыш бабайга алдан хат язып сораган бүләкләре дә бирелде.

Ата-аналар һәм балалар чын күңелдән хәйрия фондына һәм «Наз» үзәге белгечләренә һәм «Форпост» директорына күңелле бәйрәме өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия «Наз» Нурания Сәйфетдинова