Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Норма авылындагы «Ура, авылга» дип атлаган түләүсез лагерьга 60 бала йөри (видео)

Лагерь эшчәнлеге «Алдынгылар» хәрәкәте волонтеры, авыл җирлеге, мәктәп белән берлектә оештырыла.

Кичә республиканың берничә районында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең ТР төбәк бүлеге белән берлектә «Ура, авылга» проекты старт алды.

Әлеге исемлектә Балтач районы да бар. Безнең районда лагерь Норма, Карадуган авылларында, Балтачта оештырылды.

Лагерьның максаты — балаларның татар теле дәрәҗәсен үстерү, җәйге яллар вакытында яшьләрне туган телебезгә җәлеп итү, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбыз, якыннанрак авыл тормышы белән таныштыру.

Мәсәлән, Норма авылында эшләп килүче лагерьга 60 бала йөри икән, күпчелеге шәһәрдән авылга туганнарына, әби-бабасына кунакка кайткан балалар.

«Программа бик кызыклы, ул үз эченә төрле чаралар, экскурсияләр, очрашулар, мастер-классларны ала, — ди «Алдынгылар» хәрәкәте волонтерлары.

Лагерь эшчәнлеге «Алдынгылар» хәрәкәте волонтеры, авыл җирлеге, мәктәп белән берлектә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев