Полициянең участок вәкиле хезмәтенә бүген 100 ел тулды (фото)
Участок вәкиле – халыкның таянычы.
Участок вәкилләре, халык телендәгечә итеп әйтсәк, участковыйлар саны моннан дистә ел элекке белән чагыштырганда икеләтә кимесә дә, әлеге хезмәткәрләр башкара торган эшләр кимеми, киресенчә, замана белән барлыкка килгән яңалары да өстәлеп тора.
Бүгенге составта күбрәк яшьләрне күрергә туры килә, ләкин алар һәрберсе алынган эшен җиренә җиткереп башкарырга, үз җирлекләрендә яшәүчеләр белән элемтә тотарга тырыша.
Бу тармакта дистә еллар үзе дә участок вәкиле булып эшләгән, соңрак ике ел алар белән җитәкчелек иткән, бүгенге көндә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең урынбасары–полиция начальнигы вазифасын башкаручы Фәнис Газизуллин участок вәкилләренең эше белән таныштырып узды.
– Бүгенге көндә районыбыз халкына 9 участок вәкиле – Айдар Сафиуллин, Наил Фәйзрахманов, Радик Төхфәтуллин, Рамил Газыймов, Рамил Вәлиев, Фәргать Хәсәншин, Марсель Зарипов, Илшат Муллагалиев хезмәт күрсәтә һәм алар белән Дилүс Хафизов җитәкчелек итә. Әлегә Азат Гарифуллин Херсон өлкәсендә тәртип саклауларда катнаша, ул гыйнвар аенда туган ягыбызга кайтып, кире үз хезмәтен башкаруга керешәчәк. Әле күптән түгел Радик Төхфәтуллин Дагыстанда командировкада булып кайткан иде.
Участок вәкилләренең саны кимеде, ләкин аңа карап эше кимемәде. Бар иде заманалар, 19 участок вәкиле эшләгән вакытлар. Ул вакытта Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәрбер авыл җирлеге саен бер участок вәкиле булырга тиеш дигән карар кабул иткән иде. Шулай итеп, 18 авыл җирлегенә 18 участок вәкиле хезмәт куйды һәм инде Балтачның үзендә ике участок вәкиле эшләде. Бүгенге көндә сан азайса да, замана белән бергә эшләр артып тора, документация буенча да алар алдына куелган бурычлар бик күп. Алар кәгазь белән генә эшләп калмыйча, электрон вариантта да күп эшлиләр һәм шулар электрон базага кертелеп, Татарстан, Россия эчке эшләр министрлыгына һәрдаим җибәрелеп тора.
Участок вәкилләренең хезмәте нәрсәдән гыйбарәт соң? Полициягә нинди хезмәтләр йөкләнгән, участок вәкилләре шуларның барысын да башкара. Алар җинаять тә ачалар, төрле тәртип бозуларга юл куймау буенча да эш алып баралар, юлда машиналарны туктатып, шоферларны да тикшерәләр, районыбызда уза торган зур чаралар барышында да катнашалар, шулар ук өйдә чыккан тавышлы хәлләр буенча да барып, тиешле чарасын күрәләр, ялган аракы сатучыларны да ачыклыйлар һәм башкалар. Ковид чорында да өстән йөкләнгән буенча участок вәкилләре җәмәгатьчелек урыннарында маскасыз йөрүчеләрне кисәтү буенча да эшләр алып барды.
Дөрес, халык аны аларның сәламәтлеген кайгырту буенча башкарылган эш, дип кабул да итмәде, ә сез табасыз инде мондый эшләрне дип шелтә белдерде. Тик коронавирус вакытында күпме кешеләрнең гомере өзелде, маскасыз йөрүчеләргә карата күрелгән чаралар кемнеңдер тормышын саклап калуга да зур йогынты ясаганын гына аңлаучылар аз иде.
Участок вәкилләренә иң күбе гаилә эчендә килеп чыккан низаглар белән очрашырга туры килә, вак урлаулар, мигрантлар белән эшләү дә бик актуаль эш булып тора. Участок вәкиле үз участогындагы һәрбер хуҗалыкны, анда яшәүчеләрне белергә тиеш, әгәр берәр хәл була кала икән, иң беренче участок вәкиленнән сорала, нигә мондый хәл килеп чыкты, дип. Ләкин безнең участок вәкилләренең эшенә тел-теш тидерерлек түгел, чөнки араларында инде озак еллар эшләүчеләр дә һәм шул ук вакытта үзләреннән тәҗрибәле хезмәттәшләреннән үрнәк алучы яшьләребез дә бар.
Бу хезмәттә иң озак еллар эшләүче участок вәкиле булып бүгенге көндә Айдар Сафиуллин тора. Ул 2005 елдан шушы хезмәттә, 2015 елдан участок вәкиле булып эшли башлаган Наил Фәйзрахманов аңарчы озак еллар балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор иде. Радик Төхфәтуллин инде безнең җинаятьләрне иң күп ачучы булып тора.
Шул ук вакытта бүгенге көндә участок вәкилләренең җитеп бетмәвен дә ассызыклап узасым килә, шуңа да бу эшкә килергә теләүчеләр булса, район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Тынгысыз эш булса да, участок вәкилләренең хезмәт хаклары әйбәт, инде һәрберсенә служебный машина да бирелә һәм ул гел яңартылып та торыла, – ди Фәнис Фәритович.
– Участок вәкилләре шоферларны туктата, аларны тикшерә башлагач халык ничектер шикләнебрәк карады бу хәлгә. Инде бүгенге көндә бу юнәлештә эш ничегрәк бара?
– Халык хәзер ияләште инде. Ватсапта группалар бар бит инде ЮХИДИ хезмәткәрләренең кайда эшләгәннәрен хәбәр итеп тора торган. Анда инде хәзер участок вәкилләренең дә кайда эшләгәнен хәбәр итәләр. Беренчедән, бу группалар кайбер шоферларга качып йөрергә ярдәм итә икән, икенче яктан ул күпмедер тәртипкә дә сала. Ватсапта безнең хезмәткәрләрнең кайда эшләгәннәрен күргән кеше, ул тирәдән узасы булса, инде иминлек каешын куя, тиешле тизлекне саклый, димәк, гомерен дә саклап кала.
Шул ук вакытта пассажирларын да кисәтеп, аларның да иминлеген саклый. Һәрбер тискәре әйбернең дә уңай ягы булган кебек, бу төркемнәрдәге эшнең дә без уңай ягын күрәбез. Безнең эшебезнең нәтиҗәсе дә кеше гомерен саклау бит, димәк, без ул нәтиҗәгә ирешәбез дигән сүз. Ә инде алкоголь кулланган килеш руль артына утыручылар аңларга тиеш, көннәрдән бер көнне ул барыбер берәр һәлакәткә юлыгып, үзенең генә түгел, башка бер кешенең сәламәтлегенә зыян салырга я гомерен өзәргә мөмкин.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан бүгенге көндә хезмәт куючы барлык участок вәкилләрен, үзем белән бергә эшләгән Наил Гайнанов, Шамил Хәбриев, Борис Антонов, Юрий Николаев, Эльдар Сагтдинов, Эдуард Фәйзрахманов, Фәнил Муллахмәтов, Рамил Хаҗиев, Дилүс Гатиятуллин, Фердинанд Гыйлемҗанов, Фәнис Хәйруллин, Илнар Садыйков, Азат Камалиев, Фаил Фәсыйхов, Байрон Рәхматуллинны ихластан котлап, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим.
– Бүгенге көндә участок вәкилләре тарафыннан 50 җинаять ачылды, күбесе гаилә эчендә килеп чыккан низаглар булып тора. Безнең алга Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан куелган бурычларда да шушындый конфликтларны киметү, булдырмый калу тора. Бөтен гаиләләрдә дә хәл бертөрле генә түгел бит. Кайберләрендә бүген тавыш чыкса, иртәгә кул күтәрелә, аннан ул нормага кереп китеп, тагын да зуррак тән яралары китереп чыгарырга мөмкин.
Кызганыч, әле быел гына да бер райондашыбыз тормыш иптәшен бик каты кыйнап, эчке органнарына зыян китерә. Әлбәттә, хастаханәдә ул хатын ирем кыйнады дими, егылдым, ди. Мондый хәлләр белән еш очрашабыз, түзеп яшәүче хатын-кызлар күп икәнен дә беләбез. Участок вәкилләре мондый гаиләләрне контрольгә алып, ирләре белән сөйләшүләр алып баралар, аннан соң инде я хатыны сөенеп хәбәр итә, эчми башлады, дип. Я ир үзе килә, мин эчмим, барысын да аңладым, дип.
Төрмәдән кайткан кешеләр белән эш алып барабыз, аларны контрольдә тотабыз, эшкә урнаштыру буенча да ярдәм итәбез. Шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителеп кайткан 44 кеше бар, аларны һәрдаим тикшереп торабыз.
Инде халыкка бүгенге көндә төп мөрәҗәгатебез кырыкалдарлар, ягъни мошенниклар корбанына эләкмәсеннәр иде. Банк хезмәткәре, полиция хезмәткәре булып шалтыратсалар да ышанмасыннар, уяу булсыннар. Банкка мөрәҗәгать итсеннәр, телефоннан сөйләшкәндә онлайн банкка кермәсеннәр иде, – ди Дилүс Хафизов.
Озак еллар Кече Лызи авыл җирлегендә участок вәкиле булып эшләгән хезмәттәшләре Алмаз Муллагалиевны хезмәттәшләре әле
дә искә алып, туган көнендә каберенә барып зиярәт кылалар. Бу җирлектә яшәүчеләр аны әле дә «Безнең Алмаз», дип яхшы яктан
искә алалар, онытмыйлар, диләр хезмәттәшләре. Үз эшен тырышып, булсын дип эшләгән кеше иде ул, урыны җәннәттә булсын иде, дип тели участок вәкилләре.
Сулдан уңга, алгы рәттә: Рамил Газыймов, Дилүс Хафизов, Наил Фәйзрахманов, Рамил Вәлиев, арткы рәттә: Фәргать Хәсәншин, Марсель Зарипов, Илшат Муллагалиев, Радик Төхфәтуллин, Айдар Сафиуллин.
Участок вәкиле Азат Гарифуллин бүгенге көндә Херсон өлкәсендә командировкада.
Участок вәкилләре бәйрәменнән тарихи фото, алгы рәттә уртада Алмаз Муллагалиев. 2005 еллар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев