Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сабан туе бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле Балтач халкы, район кунак-лары! Сезне якты һәм матур Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Милли традицияләрне гасырлар дәвамында саклап һәм үстереп килеп, Сабан бәйрәме үзенә халкыбызның иң яхшы сыйфатларын – хезмәт сөючәнлек, җиңүгә омтылыш, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт туплаган. Сабантуй туган җиребезнең матурлыгын, тормыш символы булган икмәкнең әйтеп бетергесез бәһасен данлый.

Безнең милли бәйрәмебез барлык милләт кешеләрен җыя, борынгы традицияләр һәм хәзерге заманны берләштергән бай һәм кызыклы программасы белән күпләгән кунакларны үзенә тарта. Без Сабантуйны җир анага хөрмәт күрсәтеп, җир эшкәртүчеләрнең авыр, әмма мактаулы хезмәтләренә дан җырлап, гомуми күңел ачу, кунакчыллык, иң яхшы биючеләребез, җырчыларыбыз чыгышлары, ат чабышлары, мәйданда батырлар көрәше белән билгеләп үтәбез.

Бу күркәм һәм шатлыклы бәйрәмдә сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеге телим. Яраткан бәйрәмебез һәр йортка бәхет китерсен!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев