Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сабан туе бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле Балтач халкы, район кунак-лары! Сезне якты һәм матур Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй белән котлыйм!


Сабантуй Татарстанда да, бөтен Россия буенча да, чит илләрдә дә югары дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Милли бәйрәмебезне илебезнең төрле почмакларында таныйлар һәм яраталар. Әлеге күркәм мизгелләргә бай бәйрәм язгы кыр эшләренең тәмамлануын гәүдәләндерә һәм мул уңышка рухландыра. Җир-ана — ул безнең яшәү чыганагы, туендыручыбыз, — җиребезгә мәдхия җырлау, авыл хезмәтчәннәрен данлау, остазларыбызны олылау куйган хезмәтләребезне бәрәкәтле итә, яңадан-яңа эшләргә канатландыра.

Быелгы Сабантуйлары да куанычлы үтсен, райондашларыбыз, кунакларыбыз төрле ярышларда һәм уеннарда үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтә алсын. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын, Сабантуйлары иртәгәге көнгә күңелләребездә ышаныч уятсын, көч-куәт бирсен. Сынау-сыналу чорында безгә гореф-гадәтләргә, туган илгә, гаиләгә, өлкәннәргә, туган телебезгә карата булган ярату хисләрен ныгыту гаять тә кирәк.

Әлеге күркәм бәйрәм һәрбарчабызга да күңел күтәренкелеге, рухи бөтенлек бирсен! Һәркемгә сәламәтлек, бәхет, зур уңышлар теләп калам.

Рамил Нотфуллин,

район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев