Райондашыбызның илебез иминлеген саклауда күрсәткән батырлыклары өчен командирыннан Рәхмәт хаты килде
Батыр якташыбыз — районыбыз горурлыгы!
Яңгул авылында яшәүче, ил-көннәргә лачындай ул үстергән Фәлиянур Зәки кызы һәм Габделфәрт Гани улы Бариевлар гаиләсенә, 29657 хәрби частьта хәрби хезмәт үтүче уллары — өлкән сержант Ринат Бариевның илебез иминлеген саклауда күрсәткән батырлыклары өчен, командирыннан килгән Рәхмәт хаты тапшырылды.
«2022 елның декабреннән Ринат махсус хәрби операциядә, Украина территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Авыр шартларга, киеренке сугыш эшләренә, үз сәламәтлеген һәм сугышчан иптәшләренең тормышын саклап калуга юнәлдерелгән олы җаваплылыкка карамастан, улыгыз горурлык белән Ватанны саклаучы исемен йөртә. Хәрби часть командованиесе алга таба да өлкән сержант Ринат Бариев үзенең иптәшләре өчен үрнәк булуына, исән-сау туган ягына әйләнеп кайтыр дип ышана!» дип хәбәр юллаган батыр солдат хезмәт иткән часть командиры, подполковник Р. Ибраһимов.
Батыр якташыбыз — районыбыз горурлыгы! Махсус хәрби операциядә катнашучы райондаш солдатларыбызга хәрби бурычларын намус белән үтәп, исән-сау туган якка гаиләләре, якыннары янәшәсенә кайтулар насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев