Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Самат белән Сөмбел Мәскәүдә туй йоласын тәкъдим итәчәк

Булачак ир белән хатын күп балалы гаиләләрдә үскән.

2 декабрьдә Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыгындагы «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында татар халкының традицион туй йолалары элементларын үз эченә алган никахлашу тантанасы узачак. Никахны теркәү Татарстан Республикасы көне кысаларында үткәрелә.

Бу көнне Карадуган егете Самат Зыятдинов һәм Түбән Кенә авылы кызы Сөмбел Ибраһимова никахларын рәсмиләштерәчәк.

Булачак ир белән хатын күп балалы гаиләләрдә үскән. Зыятдиновлар гаиләсендә — биш, Ибраһимовларда өч бала. 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Зыятдиновлар гаиләсе «Ата-ана даны» орден медаленә лаек булган. Кәләшнең гаиләсе педагоглар династиясен дәвам итә. Сөмбелнең әти-әнисе Б. С. Рәхимов исемендәге Түбән Кенә мәктәбендә эшли.

Никахлашу тантанасы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистларының чыгышы белән үрелеп барачак. Тамашачыларга татар халкының туй йолалары (ананың милли бизәнү әйберләрен кызына тапшыруы, кәләшнең хатын статусында яңа тормыш башлау символы буларак кыз яулыгын туйныкына алыштыру һ.б.) турында сөйләячәкләр. Кунаклар шулай ук кияүнең туй йоласына әзерләнүен, ир-ат биюен башкаруын да күрәчәк, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе.

Идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина шулай ук Татарстанның теркәлгән никахлар саны буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урынны биләве хакында хәбәр итте. Ел башыннан алып ЗАГС органнары тарафыннан 22 меңгә якын никах рәсмиләштерелгән, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев