Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сикәлтәсез, тигез булсын, барасы юлларыгыз! (фото)

Ныклы сәламәтлек, күркәм сабырлыклар сезгә, мөхтәрәм шоферлар!

Шофер һөнәрен сайлаган райондашларыбыз кайсы гына өлкәдә эшләмиләр?! Кайда гына эшләсәләр дә, рульләрен туры тоталар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тырышалар, макталулары да урынлы. Ныклы сәламәтлек, күркәм сабырлыклар сезгә, мөхтәрәм шоферлар!

 

«Балтач сөт-май» комбинатының тотрыклы эшчәнлегендә Балтач бистәсендә яшәүче тәҗрибәле шоферлар Рамил Сәмигуллинның һәм Илдар Хәбибуллинның хезмәте югары бәяләнә. Алар озак еллар заводта нәтиҗәле эш башкаралар – икесе дә чиратлашып, иртә-кич автобус белән комбинат хезмәткәрләрен эшкә йөртәләр һәм алып кайталар, үзебезнең «Каймак» кибетләренә үзебездә җитештерелгән тәмле майлар һәм сырлар илтәләр. Аларның эш сәгатьләре иртәнге сәгать 5тән башлана, төнге сәгать 1гә кадәр дәвам итә. Автобусны һәрвакыт чиста һәм төзек тоталар. Хезмәткәрләр аларның эшләреннән канәгать. Техниканы йөртү серләрен биш бармакларыдай яхшы беләләр.

 

Махсус хәрби операциядәге райондаш егетләребез арасында да хәрби техникаларны йөртүчеләр бар, тизрәк җиңү килеп, алар турында тыныч тормышта иркенләп язарга язсын. Бүгенге көндә күпме шофер егетләребез солдатларыбызга гуманитар ярдәм илтә, үзләрен куркыныч астына куя. Менә бу фоторәсемдә без шундый йөрәкле волонтерлардан Ринат Солтановны (сулда) күрәбез. «Иң беренче тапкыр СВОга баргач төшкән фото бу, – ди Ринат. – 2022 елның 31 декабре. Мин эшләгән «МДСУ-1» оешмасы андагы егетләребезгә бик нык ярдәм итә, үзенең егетләрен ташламый. Минем янәшәмдә батыр ил уллары Нияз белән Ранил, Нияз бик нык яраланып, көчкә исән калды, ә Ранил әле һаман тынычлыгыбыз өчен көрәшә. Барлык шоферларны да һөнәри бәйрәм белән котлыйм, илләр тынычлансын да, барлык райондаш егетләребез исән-сау туган якларыбызга җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Ә инде һәлак булганнарның исемнәре мәңге онытылмасын иде».

Ранил Зәйнәгетдинов «МДСУ-1» оешмасында «КамАЗ» шоферы булып эшли. Җәмгысе егерме елдан артык хезмәтен юл хуҗалыгына багышлаган егет ул. Әтисе Кәшиф абый да биредә эшләп лаеклы ялга чыкты, улы йөк машинасында эшләсә, Кәшиф абый җиңел машинада егерме елга якын җитәкчеләрен йөртте. Бу көннәрдә Ранилнең Вятка Аланы якларында эшләгән мәле, Сосновка бистәсенә асфальт җәюдә катнаша. «Бүген җәеп бетерәбез инде», дигән иде ул 23 октябрь көнне. «МДСУ-1» егетләренең эше тиз дә, сыйфатлы да, уңышлы да булыр аларның!

 

Авыл хуҗалыгын алга җибәрүдә үзеннән зур өлеш кертүче шофер Реваль Волков «Активист» җәмгыятендә хезмәт куя. 42 ел шофер булып эшли ул. «1984 елдан, армиядән кайтканнан бирле колхозда инде мин», ди. Башта «ГАЗ-53», «ЗИЛ» машиналарында эшләгән, соңгы 18 елда «КамАЗ» машинасын йөртә. Улы Ринат та үзе белән, ул да шофер, «басуга тирес чыгару белән мәшгульбез әле», диләр. Авылларыбыз туган җиргә береккән, гаилә подряды белән эшләүче, ил табынын баетучы уңганнарыбыз белән ямьле һәм бәрәкәтле.

 

Менә бу егетне шундый оста шофер, үз һөнәренең остасы, диләр. Унсигез яшендә үк җәмгыять җитәкчесенә кадәр шулай дип мактасын әле! Әти-әни өчен нинди зур горурлык бит бу! Уңган егетебез Түбән Ушма авылыннан – Никита Дьячков. Норма һөнәр көллиятен тәмамлап эшкә генә килгән әле, Арбаш карьерында йөк машинасында эшли. «Бигрәк яшь, эшли алыр микән дип шикләнгән идек, егет молодец, алдырып китте», ди «Балтач Агрохимсервис» җитәкчесе Наил Гыйләҗев. Биредә Никита укыган Норма һөнәр көллиятенең дә роле зур, көллият биргән төпле белем белән шофер егетләребез яшьтән үк уңышка ирешә.

Салавычтан Гөлзада Хөснет-динова иң кадерле шофер-дәү әни. Кая гына барма, оныкларын йөртә. «Менә бүген хастаханәдә әле без», ди. Lada Grantaсын бер көн дә алып чыкмый калганы юк. «Рәхәтләнеп барасы җиремә барам, иң мөһиме, оныкларымны үстерешергә ярдәм итә алам», ди.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек мэктэп автобус шоферларын бердэ искэ алган кеше юк сон