Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөенечле хәбәр: райондашыбызның яңа китабы дөнья күрде

Котлыйбыз!

Райондашыбы, Пүскән авылының күренекле улы Рәҗәп Бәдретдиновның «Төнге яктылык» дип исемләнгән китабы дөнья күрде.

Китапта хикәяләр, фәнни һәм публицистик мәкаләләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар, хатлар, истәлекләр урын алган.

Китапка тупланган хикәяләрдә һөнәрләрен үз язмышлары белән бәйләгән укытучылар тормышы сурәтләнә. Әдәби, гыйльми, тәнкыйди язмаларда төрле вакыйгалар эчендә кайнаган, яшәү рәвешләрендә тирән эз калдырган язучылар, шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, укытучылар, гади авыл кешеләре һәм аларның гыйбрәтле язмышлары тәгаенләнә. Автор әдипләребезнең иҗат мөмкинлекләрен, үзенчәлекләрен һәм әсәрләрен нигезле белеп куллана, истәлек-хатирәләрендә якты һәм якын итеп тасвирлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәҗәп Бәдретдинов «Төнге яктылык»