Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөләймановлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды

Районыбызда нәселләре белән матур итеп яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләр күп булуы сөендерә.

2008 елдан Рәсәй Федерациясендә 8 июль Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли.

Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дип аталган медаль булдырды.

Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугърылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.

Быел бу медальга Түнтәр авылында яшәүче, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучылар династиясе гаиләсе Роберт һәм Анна Сөләймановлар лаек булды.

Районыбызда нәселләре белән матур итеп яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләр күп булуы сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев