Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы даими комиссиясе вәкилләре районыбызда кунакта (фоторепортаж)

Казаннан килгән делигация кунаклары!

Кичә безнең районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә утырышы уза.

Кунаклар белән очрашу «Ватанны саклаучылар» паркында батырларыбыз хөрмәтенә чәчәк салу белән башланды.

Казаннан килгән делигация кунаклары Балтач сөт-май комбинатында булды. Андагы цехларда булдылар, эшчеләр белән сөйләштеләр, производстваның оештырылуы белән һәм инде әзер продукция белән таныштылар.

Аннан соң район кунаклары Чепьяда чиркәүдә булдылар! Аның эшчәнлеге белән Сергей атакай таныштырды һәм алар Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена юл тоттылар.

Дәүләт советы депутатлары «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиясендә булдылар. Чутайдагы авыл хуҗалыгында урнашкан мегафермасы белән таныштылар. Алар башта Чутай авылында социаль объектларны күз алладылар. Мәктәп, балалар бакчасы һәм мәдәният йортында булдылар.

Татарстан Дәүләт Советы даими комиссиясе вәкилләре районыбызда урып-җыю эшләре белән дә таныштылар. «Дуслык» хуҗалыгы комбайнчылары янында туктап, кырдагы хезмәтчәннәр белән аралаштылар, алдынгы комбайнчыларга, ярдәмчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә утырышы район Советы депутатлары катнашында киңәшмәләр залында яңа салым салу системасына күчү мәсьәләләре буенча эшлекле сөйләшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кунаклар