Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Татмедиа» төп призы — балтачлыларда (фото)

Киләчәктә «Хезмәт» газетасына язылучыларны бу конкурста тагын катнашуларын һәм бүләк отуларын теләп калабыз.

13 февраль көнне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында 2024 елның беренче алты аена холдинг басмаларына язылучылар арасында лотерея уенында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды. 

Барлыгы 17 приз уйнатылды, шул исәптән «Ижминводы» шифаханәсенә ике кешелек юллама — җиңүче анда үзе теләгән вакытта бара ала. Бу призны Иске Салавыч авылыннан Гөлшат Зәкиева отты. Бу гаилә берничә газетага, шул исәптән безнең «Хезмәт» газетасына язылган. Димәк, газетабызга язылып, зур бүләкләр отарга мөмкин икән. Зәкиевлар Иске Салавыч авылында гомер итәләр, гаилә башлыгы әле күптән түгел үзе теләп контракт буенча махсус хәрби операция зонасына китте. Аның исән-имин йөреп кайтуын телибез. «Без инде күп еллар дәвамында 9-10 республика газетасы һәм журналына язылабыз. Ләкин лотерея уенында беренче тапкыр катнаштык: мин басмаларның берсендә бу акция турында белдерү күрдем һәм гариза җибәрдем. Укырга бик яратам, ләкин һөнәрем буенча мин хисапчы. Өстәвенә, мин татар телендә укыйм, ә ирем рус телендә укый — шуңа күрә без рус һәм татар телле газеталарга һәм журналларга да язылабыз», — дип сөйләгән «Татар-информ» га Гөлшат Зәкиева.

«Татмедиа» басмаларына язылган өчен призлар оту безнең әбүнәчеләр өчен гадәти хәл. Моннан бер ел элек Норма авылында торучы Венера Хөсәенова «Хезмәт» газетасына язылып затлы бүләк откан иде. Менә бу юлы бәхет аңа тагын елмайды, ул шулай ук кыйммәтле бүләк отты.


Исегезгә төшерәбез, «Татмедиа» АҖнең ике һәм аннан да күбрәк басмасына язылучы һәркем призлар уйнатуда катнаша алды. Киләчәктә «Хезмәт» газетасына язылучыларны бу конкурста тагын катнашуларын һәм бүләк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа приз