Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тормыш тарихы — ЗАГС елъязмаларында

Бүгенге көнгә районда 105 яңа пар кавышты.

1917 елның 18 декабрендә «Гражданлык гаилә кору, балалар һәм гаилә хәле актлары кенәгәләрен алып бару турында»гы декретка кул куела. Шул вакыттан бирле ГХАТ (ЗАГС) органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Яшәү дәверендә без барыбыз да гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә мөрәҗәгать итми калмыйбыз. Бу оешма хезмәткәрләре халык тормышында мөһим функция башкара. Бәхетле парларның шатлыклы минутларын да, бер үк вакытта туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең ачы күз яшьләрен дә күрергә туры килә. 

Бүлек эшчәнлегенең төп юнәлеше — гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча федераль вәкаләтләрне үтәү, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау. ГХАТ бүлеге динамик рәвештә үсештә, үз эшләренең формаларын һәм ысулларын даими камилләштерәләр, интернет челтәре аша хезмәт күрсәтү механизмнарын киң гамәлгә ашыралар һәм ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасында актив катнашалар. Әлеге һөнәр ияләре мөһим документлар белән эш итә, шул сәбәпле аларның хезмәте төгәллек, җаваплылык сорый. Көн саен ГХАТ хезмәткәрләре дистәләгән кеше белән эшли.

Агымдагы елның 11 аена 588 гражданлык хәле актлары теркәлде, юридик әһәмияткә ия булган 1810 башка хезмәтләр каралды. Статистик мәгълүматлар буенча быел районда 10 айга 277 бала дөньяга аваз салган. Соңгы елларда дүртенче-бишенче балаларын алып кайтучылар күбәйде, бу инде гаиләләр ныклыгы турында сөйли.

Районыбызда яңа туган сабыйларыбызга исем кушуга зур җаваплылык белән карыйлар. Исемнәрдә халкыбызның милли йөзен, милли рухын сакларга тырышулары куанычлы. 2024 елда районыбызда иң күбе кызларга: Әминә, Зәйнәп, Ясминә, ә малайларга Сөләйман, Хәйдәр, Мөхәммәд, Әнвәр исемнәре кушылды. (Сирәк очрый торган исемнәр арасында: Мостафа, Нурсәлим, Хәким, Сәгыйдә).

Удмурт, рус, мари халыклары арасында популяр исемнәр: Василиса, Мирон, Тимофей (сирәк кушыла торган исемнәр: Даниэла, Богдан, Марк, Анжелика). Бүгенге көнгә районда 105 яңа пар кавышты.

Көндәлек хезмәтләре белән беррәттән рухи кыйммәтләр пропагандалауга, гаилә традицияләрен саклау юнәлешендә дә актив эшчәнлек алып баралар. Гаиләләр ныклыгын саклау, илдә ятим-ятимәләрне булдырмау, демографик хәлне яхшырту юнәлешендә районда һәрдаим төрле чаралар үткәрелә.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Быел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелде. Күп гаиләләребез Рәсәй, республикакүләм чараларда актив катнашты. Мәскәүдә Гаилә елын ачу уңаеннан тантана узды. Әлеге зур чарада катнашкан гаиләләр арасында райондашларыбыз Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар башкалада кабынган "Гаилә учагы"н Татарстанга Балтач ЗАГС хезмәткәре Зөһрә Әхмәтханова белән бергә алып кайттылар. Бу учак республика буйлап ел ахырына кадәр районнар буенча тапшырыла.

8 июль көнне Арча районыннан кабул ителеп, атна дәвамында Балтач районы гаиләләренә дә тугрылык, мәхәббәт ялкыннарын өләште. Гаилә бәйрәмнәре, туй юбилейларын уздыру, тантаналы никах теркәү, бала туу очракларын теркәү тантаналы рәвештә үткәрелде.

Агымдагы елда безнең районда гаилә бәйрәмнәрендә 88 пар юбиляр хөрмәтләнде, шулардан 56 пар — 50, 7 пар — 65, 1 пар үзләренең 67 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Мәктәп укучылары өчен гаилә тормышына әзерләү дәресләре уздырылды, укучыларның бик күп сорауларына җаваплар бирелде. Яшь буынны тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Ай саен 14 яше тулган балаларга тантаналы рәвештә мөһим документ — паспорт тапшырыла.

Районыбыз тормышы елъязмасын булдыручы һәм саклаучы хезмәткәрләргә, әлеге тармак ветераннарына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм уңышлар теләп калабыз. Тормышта шатлыклы мизгелләр күбрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: загс

erid: 2Vtzqv1AZW9