Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ул – кырык беренче ел баласы

… Яшьлек елларында ук укылган "Без- 41нче ел балалары" эчтәлеге тоныклана барганга, соңарак киң танылу казанган Мөхәммәт Мәһдиевны 41нче елгы дип йөрдем. Шулай ярты гасырга якын элек үк "Казан утлары" журналында басылган "Без- кырык беренче ел балалары"- әйе, әйе, эчтәлегеннән битәр исеме, телебезгә канатлы сүз булып кереп китте.. Ә бу...

"41"нең үзендә туганнардан каләмдәш дусларым Рәфхәт Зариповны, Фаварис Галиевны котладым юбилейлары белән котлаганда да мәрхүм Мөхәммәт аганың "41"ләрен искә алдым. Хәер, язмамның максаты барлык "41"ләрне барлау түгел иде…… Юк, Мөхәммәт ага 41дә тумаган. 41дә Мөхәммәтшиннар туган…

Алтын көзнең муллыкка төренгән бер мәлендә барлык авырлыкларны кичеп, фәкать үз тырышлыгы белән районыбызга гына түгел, республикабызга, илебезгә хәтта дөньяга танылган шәхес, танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшины да котлауларга күмәрбез.

Әйе, 1941 елның 12 октябрендә Арбор авылында дөньяга килә булачак әдип. 1957 елда Арбор җидееллык мәктәбен, 1960 елда көмеш медаль белән Балтач районының Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында ук җәйге-көзге чорларда туган авылындагы «Татарстанның 30 еллыгы» колхозында атлы йөк ташучы, комбайнчы ярдәмчесе, бер ел комбайнчы булып эшли. 1964 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, физика һәм производствога өйрәтү укытучысы белгечлеге ала. 1964-1968 елларда Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбендә физика, математика укытучысы, мәктәп директоры урынбасары булып эшли. 1968-1975 елларда - Чепья урта мәктәбенең физика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. 1975-1977 елларда - Яңгул урта мәктәбе директоры. 1977 елның июлендә Г.Мөхәммәтшин хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1991 елдан - район хакимияте башлыгы урынбасары.

Үзем Гарифҗан аганы бик күптән Яңгул урта мәктәбендә директор булып, аннан соң чирек гасырга якын районыбыз хакимиятендә эшләгән елларыннан ук белсәм дә, чын-чынлап аралашып, фикерләр уртаклашып, дуслашып китүебезгә 15 ел чамасы гына әле. 2001 нче елның ахырында аның белән район хастаханәсендә дәваланырга туры килде. Ул елны республика, район җәмәгатьчелеге аның 60 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үткән иде. Мин дә Гарифҗан аганы гомер бәйрәме белән тәбрикләп, теләкләремне ирештердем. Ул язмаларым аша гына түгел, болай да мине белә булып чыкты. Иҗаты белән кызыксындым. Күп кенә әсәрләре рус, төрек, украин, удмурт, башкорт телләренә дә тәрҗемә ителгән Гарифҗан ага үзенең дә соңгы вакытта тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнеп ятуын сөйләде. Озак та үтмәде ул миңа үзе төрекчәдән татарчага тәрҗемә итеп бастырган татар халкының фаҗигале тарихын чагылдырган «Газаплы күченү» романын бүләк итте. «Укып чык әле, аннан миңа фикереңне әйтерсең», диде. Милләтебезнең язмышы өчен үзе дә ут йотып йөргән әдипне әсәрдә барыннан да бигрәк үзебезнең милләтнең фаҗигале язмышына икенче бер тугандаш халык вәкиленең карашы, битараф булмавы уйланырга мәҗбүр итә. Китапны укып чыккач, шул уйлануларымның нәтиҗәсе буларак, Гарифҗан аганың олы хезмәтенә рәхмәтемне дә белдереп, «Хезмәт» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында «Дөнья - фани, ахирәт - мәңгелектер» дигән язмам басылып чыкты. Алга китеп әйтим, Гарифҗан ага,җиңел кулдан, тагын төрек имамы Йосыф Тауаслының «Утыз рамазан вәгазе» һәм «Пәйгамбәребез сөннәтендә тәрбия» кебек әсәрләрен тәрҗемә итеп, аерым вәгазь китаплары чыгарды.

Миңа моннан 5 ел элек Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында гаҗәеп зур бәйрәмдә Гарифҗан аганың 70 яшь тулу көнен билгеләп үтү бәйрәмендә катнашу насыйп булган иде. Без, балтачлылар бу чарадан зур горурлану хисләре белән кайттык. Хөкүмәт җитәкчелегенең якташыбызга Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелүе игълан ителгәч, залдагылар яраткан әдибебезне алкышларга күмде.
Китап киштәмдә Гарифҗан ага бүләк иткән дистәләрчә китаплар бар. Мәсәлән, «Робагыйлар бакчасы» гына да ни тора! Һәрбер җөмләсендә күпләребез уйланып та карамаган мәгънә, гыйбрәт, тәрбия сыйдырган «алтын» уй-фикерләр(аның бу хезмәте С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә лаек була). Аның белән аралашып үткән 15 ел эчендә генә дә дистәдән артык китап бастырып чыгарды Гарифҗан ага. Иң зур игелекле хезмәтләренең берсе, район тарихын чагылдырган ике томлык «Балтач энциклопедиясе» аны чын тарихчы-галим итеп танытты. Чираттагы иң олы хезмәтләренең тагын берсе, мөгаен, үзе гомере буе күңелендә йөртеп,тарих төпкеленә төшеп, дистәләрчә еллар архивларда казынып, туган авылы Арбор тарихын ачкан гаять саллы, затлы "Урбар" китабы булгандыр. Аның бу хезмәте хакында моннан өч ел элек "Т.Я."да минем "Әдипнең гомер китабы" исемле язмам да басылып чыккан иде.

…41нче ел балалары.... Аларга илебезнең иң авыр елларында туарга язган. Күбесенә әти-әниле булу бәхете дә тәтемәгән. Бу яктан караганда, Гарифҗан Мөхәммәтшин үз язмышына бик рәхмәтле. Тигез гаиләдә, җырга-моңга, туган-як табигатенең матурлыгына соклана белүче әтисе, авыр вакытларда, иңенә сарылып бушанганда башыннан сыйпаучы әнисе тәрбиясендә үскән ул. "Гарифҗан, тор, улым! Әйдә, каеннарның яфрак ярганын тыңлап кайтыйк. Белеп кал улым, каеннар менә шушындый назлы көнне җырлый-җырлый, ярыша-ярыша яфрак яралар. Аларның бүген иң бәхетле көне", - дип әйтә торган була аңа әтисе Садыйк абый.
Әле генә бәян ителгән юлларны мин Гарифҗан аганың моннан 8 ел элек чыкан "Әгәр мин янмасам" исемле китабындагы "Каеннар җыры" исемле хәтирәсе тәэсирендә яздым. Автор шушы хәтирәләре аша үзенең тәүге җыры, аны җырчы-шагыйрь итеп таныткан "Керим әле урманнарга" шигыренең бөреләнгән чорларын тасвирлый. Шуны да әйтергә кирәк, үзенең визит картасына әверелгән бу җыры аша яраткан шагыйребезне бу әсәре белән дөньяга танылган дип әйтергә дә нигез бар икән. Баксаң, бу әсәр хәтта Америкада, конгресслар залында да яңгыраган икән. "Керим әле урманнарга" җырын Америка тамашачысына җырчы Зилә Сөнгатуллина тәкъдим иткән.
Аксакалыбызның халыкчан, лирик һәм фәлсәфи эчтәлекле шигырьләр остасы гына түгел. Аның публицистик язмаларында- халкыбызның катлаулы, фаҗигале язмышы, гомумкешелек проблемалары турында тирән фәлсәфи борчылу-уйланулары,ватанпәрвар әдипнең җан авазы… Үзенең күпкырлы иҗатында гына түгел, үзе белән аралашканда, сөйләмендә, аның ил, милләт, кешелек язмышы өчен янып-көеп яшәвен тоясың. Аның быел үз-үзенә, укучыларына олы бүләк рәвешендә "Әгәр мин янмасам" китабының икенче томы дөньяга чыкты. Олуг әдипнең миңа бүләк ителгән бу җыентыгы районыбыз тарихын бәян иткән күләмле язмалары белән ачыла. Күренекле якташларыбызга багышланган, торле елларда республикабыз газета-журналларында басылган җылы очерклары, соңгы чорда иҗат ителгән шигырьләре бирелгән. "Табынының" түренә- китабының иң уңай төшендә "кунакларга"да урын тапкан: аерым бүлектә каләмдәшләренең, замандашларының, хезмәттәшләренең аның иҗатына, тормышына фикер-бәһаләмәләре бирелгән. Үземне куандырганы шул- киң күнелле якташым биредә минем дә берничә язмамны "сыендырган".
Г. Мөхәммәтшин олы хезмәтләре өчен «Россиянең халык мәгарифе отличнигы», Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Балтач районының Почетлы гражданины. Бөтендөнья Татар конгрессының «Татар халкына аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнгән… Үзем исә бу талант иясенә бу бүләк-дәрәҗәләрдән дә иң олысы- аңа янәшәдәгеләренең җылы карашы, сәхнәләрдә-бәйгеләрдә, радиода, зәңгәр экранда яңгыраган жырларының кайтавазы, олы рәхмәтләре,рәхмәтле карашлары. Гарифҗан дигән олы шәхеснең яраткан халкы алдында йөз аклыгы! Язучының бер әсәрендә "Картлык ул - бик күпләргә тәтеми торган олы шатлык" дигән сүзләре бар. Мин дә Гарифҗан аганы олуг гомер бәйрәме белән котлап (12 октябрьдә аның күркәм юбилее), аңа иң изге теләкләремне ирештерәм. Гел дә сау-сәләмәт, изге күңелле, көчле рухлы, киң күңелле булып, иҗат куанычлары, Асия апа белән улларыгыз-киленнәрегезнең, оныкларыгызның игелек-ихтирамнарын күреп озын-озак яшәвен теләп калам.

Рамазан Фәрзиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250