Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Ура, авылга» дип аталган татар лагеры эшли башлый. Кайчан? Кайда?

Җәйге ялларыгыз файдалы һәм күңелле үтсен!

Саф татар телендә җырлы-биюле уеннар, милли йолалар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, күңелле экскурсияләр, кичен учак янында җырлашып утырулар... 15 июльдән Татарстанның 5 районында әнә шундый яңа форматтагы лагерьлар эшли башлаячак. 

«Ура, авылга» проекты авылда яшәүче һәм шәһәрдән авылга кунакка кайтучы 6-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен ясалган. Биредә 5 көн дәвамында 500дән артык бала һәм яшүсмер катнашачак дип көтелә. 

Яңа проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән «Алдынгалар хәрәкәте» тормышка ашыра. Лагерльләр республикабызның Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында оештырыла.

Балтачта исә лагерь 15–19 июль көннәрендә эшләячәк. Ул Балтач, Карадуган, Норма маршруты буенча узачак.

Төп сорау: лагерьга кемнәр килә ала соң? Махсус конкурс аша узасымы? Юк икән. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге лагерьда атап үтелгән район һәм авыл җирлекләрендә әби-бабайлары яки башка туганнары, дуслары булган яисә инде шушында ук яшәүчеләр катнаша ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев