Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Үз телем» проектлар бәйгесендә райондашыбыз җиңү яулады. Котлыйбыз! (фото)

Шушы көннәрдә татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

«Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырылган. Нәтиҗәдә 5 проект авторы җиңү яулаган.

«Үз телем» бәйгесе мәктәп укучыларына һәм 35 яшькә кадәрге яшьләргә зур мөмкинлекләр бирә. Алар татар телен, татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар тәкъдим итә.

Оештыручылар әйтүенчә, быелгы конкурска 80нән артык гариза килгән. Финалда барлыгы 21 проект катнашкан.

Сигез җиңүче арасында райондашыбыз, Сосна авылы кызы Регина Гаязова да бар. Шунысын әйтергә кирәк, Регина әлеге бәйгедә беренче елын гына катнашмый, бу аның икенче мәртәбә җиңүе. Ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Бәйгенең гомуми приз фонды — ике милион сум. Җиңүчеләр арасында шушы сумма бүленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Регина