Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вакыйф Зәкиев: «Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә язсын!» (фото)

«Хезмәт» газетасының баш мөхәррире Вакыйф Мансур улы Зәкиев мөгаллимнәргә изге теләкләрен ирештереп, киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә чакырып калды.

Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, милли гореф-гадәтләрне саклап калуда һәм укучыларга җиткерүдә куйган хезмәтләре белән тәрбиячечеләр,  укытучылар Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан да ел саен аерым билгеләнә. Быел әлеге бүләккә Шода авылында яшәүче ветеран мөгаллимә Фәйрүзә Зәкиева лаек булды. 

Шулай ук вакытлы матбугатка язылуда активлык күрсәткән Норма урта мәктәбе, Кариле һәм Норма балалар бакчасы җитәкчеләренә «Татмедиа» оешмасының Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе, «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире Вакыйф Мансур улы Зәкиев аларга изге теләкләрен ирештереп, киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә чакырып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев