Хәмит Гәрәй улы Гәрәевның бүген гомер бәйрәме. Котлыйбыз!
Районыбызның күркәм шәхесен барлык «Хезмәт» газетасын укучылар исеменнән кайнар котлыйбыз.
Утыз биш ел туган авылында колхоз рәисе булган, туган як халкының тормышын камилләштерүдә, яшәү-эшләү шартларын яхшыртуда үзеннән гаять тә зур өлеш керткән, яшь урманнарга җан өргән, районда иң беренчеләрдән булып мәчет салдырган, гаять тә күп мактаулы исемнәргә лаек Хәмит Гәрәй улы Гәрәевның 26 сентябрьдә туган көне.
Районыбызның күркәм шәхесен барлык «Хезмәт» газетасын укучылар исеменнән кайнар котлыйбыз, районыбызның тотрыклы яшәеше, якты киләчәге өчен башкарган хезмәтләренең игелеген күреп, сау-сәламәт булып, олы куанычларга күмелеп, мәңге рәхәттә, тигезлектә, иминлектә гомер кичерүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев