Язлар белән... ташу килә
Табигатьнең иң матур, иң якты һәм иң хисле чоры җитте. Төгәлрәге, җитә, чөнки әлегә урамда иртә яз. Үзгәрешләр көнләп-сәгатьләп сизелсә дә, әле бар табигать уянып, күңелләрне җилкендерер чагы алда. Аңа кадәр әле кем өчендер романтика, кем өчендер ел да кабатлана торган сынау булган язгы ташуларны үткәрәсе бар.
- Шимбә көнне үтә торган атналык киңәшмәләрдә без инде бу хакта берничә тапкыр сөйләштек, - ди районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе җитәкчесе Рамил Шакиров. - Язгы ташуга хәзерлек эшләренә кагылышы булган һәр оешмага, урыннардагы җитәкчеләргә күрсәтмәләр бирелде. Инде шактый эшләр дә башкарылды. Мәсәлән, "Мелиорация" оешмасы районда булган барлык сусаклагыч-бөяләрдәге суны җибәрде, юллар идарәсе кечкенә күперләрне кардан чистартты, ташу чорына юлларны, дамбаларны ныгытырга кирәк булса дип, ком-вак таш туплады... Балтач бистәсендәге Тукай, Комсомол урамнарын ел саен ерганак аша басудан төшкән сулар баса иде. Быел алдан чарасын күрәбез, бүген әлеге ерганак өстендәге басуларда тракторлар махсус ерымнар ясый, суның юнәлешен үзгәртеп, аны тирәнрәк ерганакларга "бормакчы" булабыз, элеккесен боздан чистарту эше дә башланды. Кешеләр үзләре дә капка төпләренә канаулар казый, бу да су үз юлын ала торсын өчен бер чара. Район буенча су басу куркынычы зур булган урыннарга, әйткәнемчә, бистәдә ике урам, Нөнәгәр, Смәел, Борнак авыллары керә. Елгада су күтәрелү белән эшче комиссия эшкә керешәчәк, бу вакытта инде тәүлек әйләнәсе дежурлар булачак. Ә аңа кадәр әле берничә тапкыр урыннарда хәзерлекнең торышын тикшерәчәкбез.
Әйе, яз ул романтика гына түгел. Куркыныч су һәлакате дә янәшәдә генә. Бу чор барыбыз өчен дә имин, хәвеф-хәтәрсез үтсен, хәерле язлар, хәерле ташулар килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев