Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

4 сәгать эчендә 48 концерт номеры

Ял көннәрендә туганнарым янында авылым Сәрдегәндә кунакта булдым. Мунчага яки тәмле пироглар белән сыйланырга гына кайтмадым. Бу юлы кайтуымның сәбәбе башка абыем истәлегенә оештырылган концертка кайту иде.

Абыем Васыйлҗан Зиатдинов музыкант иде. Бер генә бәйрәм дә аннан башка узмады. Кызганычка каршы, мин ул чакта бәләкәй булганлыктан аны начар хәтерлим. Авылдаш абый-апалар әйтүенчә, Васыйлҗан абыем – иҗат кешесе иде. Кичә барышында авылның ике зур горурлыгы барлыгына инандым, аларның беренчесе минем Васыйлҗан абый булса, икенчесе тырыш авылдашларым көче белән җыеп алынган уңыш күрсәткечләре.

Концерт үз эченә берничә өлешне алды: тарих, туганнар чыгышы, дуслар, мәдәният хезмәткәрләре истәлекләре, авылдашларның иҗади номерлары. Концерт тәнәфесләрсез 4 сәгать дәвам итте. 150 урынлы тамаша залы шыгрым тулы иде, әле бит концертта катнашучы күпме. Чарада булганнарның күбесе абыем белән таныш та түгел, күпчелеге аның белән бергә эшләгән, дус булган, укыган, укыткан. Яхшы кешеләр онытылмый, хәтта бакыйлыкка күчкәч тә...


Рушан Хафизов.
Фото: Алсу Гатауллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт