Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар өч кенә бөртек... (+фото)

Коллективта алар өч кенә бөртек: җитәкче Гөлнара Сабирова, сәнгать җитәкчесе – Ләйлә Габделхакова һәм техник хезмәткәр Айгөл Исмәгыйлова.

– Безнең хезмәт – ул кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларны үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету. Мәдәният өлкәсе – матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул күңел кушуы, талант, матурлык өлкәсе. Эшчәнлегебез күпкырлы, районда нинди генә бәйге-фестиваль игълан ителсә дә, аларга иҗади якын килеп, башкарырга тырышабыз. Гомумән, без – мәдәният хезмәткәрләренең күпкырлы иҗаты һәм көндәлек эшләре ярдәмендә районыбызда һәм авылда мәдәният сәясәте тормышка ашырыла, җәмгыятебезнең рухи байлыгы саклана, – ди Яңгул мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Габделхакова.

Чыннан да, шулай. Эшләре документ-кәгазьдә генә түгел, авылдашлары күзалдында. Инде 25 ел дәвамында җитәкчелек постында эшләүче Гөлнара Сабирова белән чирек гасыр тәрбияче булып эшләп, инде 7 ел сәнгать җитәкчесе буларак хезмәт куючы Ләйлә Габделхаковалар бар күңелләрен биреп эшләүчеләрдән. Яңгул мәдәният йортында күпсанлы чаралар үтүе, әле алай гына да түгел, халыкның бирегә теләп йөрүе, өлкәннәр һәм балалар өчен төрле түгәрәкләр, клублар эшләве шушы тырыш, ихлас хезмәтнең нәтиҗәсе.

– Күп авылларның мәдәният учакларында кичен  үле тынлык хөкем сөргәндә, авылдашларыгызны ничек итеп мәдәнияткә тарту җаен табасыз? Хәзер бит халыкны компьютер-телефоннан аерып алу ай-һай авыр, – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

– Иң беренче чиратта эшеңне яратып, ихластан башкару кирәктер, миңа калса. Һәр буын кешесен үз тиңен итеп күрә белү дә эшебезнең төп асылы. Без инде яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә иң якын дусты. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Без еш кына сер сыйдыручылар да, киңәшләр белән дә ярдәм итүчеләр дә, – ди Ләйлә ханым.

Бүгенге көндә мәдәният йорты базасында бию, җыр, драма түгәрәкләре эшләп килә. Ветераннар, фольклор, сәламәт яшәү рәвеше клублары да гөрләп эшли. Чараларда гел бер кешеләр генә катнашмавы да мактауга лаек. Сәләтләрне ача, аларны үстерә, олы сәхнәгә чыгара алалар икән, бу бары үз эшләрен чын күңелдән башкарулары хакында сөйли. Соңгы бәйрәмнәрдә яшь әниләрнең  сәхнәгә күпләп чыгуы сокландырган иде. Сере бик гади икән: балалары бию түгәрәгенә йөрүче әниләр сабыйлары белән бергәләп мәдәният йортына килгәч, үзләрен дә сынап карарга күндергәч, каршы килмиләр. Һәм нәтиҗәсе дә озак көттерми. Бер-бер артлы искиткеч биюләр сәхнәгә куела.

Коллективта алар өч кенә бөртек: җитәкче Гөлнара Сабирова, сәнгать җитәкчесе – Ләйлә Габделхакова һәм техник хезмәткәр Айгөл Исмәгыйлова. Әмма һәрчак аңлашып, бер-берләренә ярдәм итеп эшлиләр, тәмле телләрен, якты йөзләрен жәлләмиләр. Ә иң мөһиме, үзләре үк һәр чараның үзәгендә кайныйлар, ул булмасын бию, җыр, фольклор, театр. Коллективтагы бердәмлек, әлбәттә, эшчәнлекләрендә дә чагылыш таба. Ләйлә ханым әйткәнчә, хезмәтләре – аларның бөтен барлыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев