Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач моңга күмелде

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, мәдәният үзәге сәхнәсендә Татарстан дәүләт җыр һәм бию, «Италмас» Удмуртия академия җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясады.

«8нче март - чәчәк бәйрәме ул,
Ә хатын-кыз үзе бер чәчәк»,

дип язган шагыйрь. Чыннан да, гүзәл затларыбызның олуг бу бәйрәмен башкача тасвирлап та булмас иде. Газиз әниләр, күркәм ханымнар, гүзәл туташлар, матур сеңелләр хөрмәтенә әзерләнгән бәйрәм бүләгенең иң зуры мөгаен, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинныкы булгандыр. Гүзәл затларыбызга бары зур хөрмәт белән караган һәм аларның хезмәтен югары бәяләгән җитәкче генә бәйрәм көнендә ике дәүләт җыр һәм бию ансамбльләрен бер сәхнәгә чакырып, зур бәйрәм ясый аладыр дигән искиткеч матур һәм мәгънәле сүзләр белән башланып китте 8нче Март хөрмәтенә әзерләнгән кичә.
Тәбрикләү сүзе белән сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы:
- Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Җәмгыять тормышында сез гомер-гомергә берни белән дә алыштыргысыз затлар булып каласыз... Бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телим. Күңелләрегез һәрчак шат булсын, йөзләрегездән елмаю беркайчан да сүнмәсен, - диде. Чын күңелдән яңгыраган тәбрикләү сүзләре көчле алкышларга күмелде. Шатлыклы йөзләрдән бөтен зал балкыды.
Концерт барышында узган гасыр битләрендә мәңгеләштереп язылган, илебез авыр чорлар кичергәндә күрсәткән батырлыклары өчен ак яулыклы әбиләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Чарада катнашучы Бөрбаш авылыннан сугыш ветераны Нурҗиһан Хөснетдиновага Рамил Нотфуллин чәчәк бәйләмнәре белән бәйрәм күчтәнәче тапшырды.
Бәйрәм котлауларын Татарстанның, Удмуртиянең җыр һәм бию ансамбльләре дәвам итте. Дәртле биюләр, моңлы һәм искиткеч зур осталык белән башкарылган җырлар күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Удмурт дусларның кыңгырау белән биюләре бөтен залны кыңгырау моңына күмсә, «Тургай» музыкаль картиналары чын тургайлар сайравын ишеттерде. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең һәр чыгышын зур алкышлар белән каршы алган тамашачы якташыбыз Радик Шакировның җырларын да йотлыгып тыңлады.
Бәйрәм ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев Балтачта яшәүче күп бала анасы Г. Галимовага торак сертификаты тапшырды. Җырлы-моңлы бәйрәм кичәсе әнә шулай бүләкләргә шактый юмарт булды.
Рәсемдә: райондашыбыз Радик Шакировның чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250