Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачлылар "Без бергә" фестивалендә көч сынашты

Балтач укучылары теләчедә узган "Без бергә" фестиваленең зона этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Ел саен “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленнән соң ук районның иҗади балалары "Без бергә" фестивалендә көч сынаша. Башта район, аннан зона, республика турлары. 26 март көнне әлеге фестивалнең район туры Балтач мәдәният йортында узган иде. Биредә җиңү яулаган номерлар күптән түгел Теләчедә узган зона турында катнашып кайтты.

Чара кысаларында "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсе дә үтә. Биредә дә балтачлылар сынатмады.

– Теләчегә алып барган күргәзмә-ярминкә һәркемдә соклану хисләре уятты. Иҗади чыгышлар да югары дәрәҗәдә башкарылды. Әлеге чарага көче, хезмәте кергән һәр балага, әти-әнигә, укытучыларга, гаиләләргә олы рәхмәт сүзләре ирештерәбез, – ди чараның район буенча кураторы Әлфия Тәкиева.

"Без бергә" фестиваленең зона этабында “ЭРА, “Виво” бию коллективлары, Урта Көшкәт мәктәбенең “Инвожо” һәм Балтач гимназиясенең “Язгөл” вокал ансамбле, “Халык вокалы” номинациясендә Субаштан Игорь Иванов, Балтач мәктәбеннән Илидә Җәләлиева, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Әдилә Нәбиева белән Алена Анисимова, нәфис сүз осталары Балтачтан Зилия Әскарова белән Зәринә Заһидуллина, Балтач урта мәктәбенең “Нур” театры, “Мода театры” номинациясендә Балтач мәктәбенең “Зәлидә”, ә этнографик юнәлештә Кече Лызи мәктәбе мода театры, “Иҗади гаилә” номинациясендә Бөрбаштан Газизуллиннар һәм Улисялдан Федоровлар гаиләләре (алар “Хезмәт сөючән гаилә” номинациясендә дә катнашты), Арборның курайчылар ансамбле Балтач данын лаеклы яклап, чыгыш ясады. Быел фестиваль яңа номинация булдырылган иде. Биредә педагог- оештыручылар көч сынашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары Айсылу Әсадуллина белән Светлана Мөхәммәдиевалар үз эшләренең асылын тулаемы белән ачып бирә алдылар.

Фото: ЦВР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без бергә