Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Барысына ничек җитешә? (+фото)

Кечкенә авылда мәдәни тормышның гөрләп баруы, әлбәттә, клуб мөдире Гүзәлия Вәлиеваның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе дияргә кирәк.

Авыл җирендә мәдәният хезмәткәре булып эшләү җиңелләрдән түгел. Чөнки биредә күңел ачу үзәкләре юк, шунлыктан клуб-мәдәният йортлары, бердәнбер ял итү урыны булып кала. Авыл халкының мәдәни тормышы күпчелек очракта аның эше ничек оештырылуына бәйле.

Чапшар кечкенә авыллар рәтенә керә, әмма биредәге мәдәни тормышка сокланырлык, үрнәк алырлык. Биредә иске клуб заманында ук мәдәни чараларның тулы заллар белән үтүе аптырашта калдыра иде мине. Бина иске дип тормадылар, халыкны җәлеп итү җаен таптылар. Кечкенә авылда мәдәни тормышның гөрләп баруы, әлбәттә, клуб мөдире Гүзәлия Вәлиеваның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе дияргә кирәк. Мәктәптән соң Әтнә техникумында белем алып, 18 ел БТИда эшләгән Гүзәлия бу эшчәнлектә биш кенә ел әле, әмма шушы чор эчендә күпме чаралар үткәрелде, яңалыклар кертелде. Клуб мөдире булып эшли башлагач та Алабуга мәдәният көллиятендә укып, диплом алды. Хәер, диплом да түгел эш. Ул күңеле белән иҗади кеше, аның энергиясе, иҗат чишмәсе ташып тора. Аның һәрвакыт иҗади уй-фикерләре, планнары мулдан.

Хезмәтендә иң зур терәге исә гаиләсе, чөнки үзе генә эшләгәнлектән, берничә вазифаны берьюлы башкарырга туры килә аңа.

– Гаилә генә түгел, кайчагында туганнар да ярдәмгә килә. Рәхмәт мине аңлауларына, – ди Гүзәлия.

Тынгы белмәс җитәкче үзе дә кул кушырып утырмый, авылдашларын да тик тотмый. Барысына ничек җитешә диген? Балалар белән дә, өлкәннәр белән дә тигез дәрәҗәдә булып, аларны мәдәни тормышта яшәтүе соклану хисләре уята. Яңалыкларны да иң беренче булып кулланучылардан Гүзәлия. Ватсапта балалар өчен аерым төркем төзеп, шунда гел мәш киләләр, каникулларда даими рәвештә экскурсияләргә  йөриләр, кыш көне чаңгы, җәен сәпидтә туган як табигатенә сәяхәт ясыйлар,  клубта балалар өчен чаралар, уеннар да еш  оештырыла.

Олыраклар өчен  «Чапшарым» төркеме эшләп килә. Бу да авыл халкы өчен аралашу чарасы булып тора, төркемдә  клубта узган чаралардан фоторепортажлар, яңалык-белдерүләр  урнаштырыла (ә бит уйлап карасаң, болар берсе дә хезмәт хакына түгел, төп вазифага да керми).

Чапшар клубында өлкәннәр белән дә тыгыз элемтәдә торып эшлиләр. Фольклор, сәламәт яшәү рәвеше түгәрәкләре гөрләп эшли.

Хезмәте ничек кенә тынгысыз булмасын Гүзәлия ару-талуга, мәшәкатьләргә зарланмый, эшендә билгеләнгән максатка ирешү өчен бар көчен сала. Ул тырыш, җаваплы хезмәткәр генә түгел, ә кадерле, сөекле әни, ышанычлы тормыш иптәше дә. Хәләл җефете Котдус белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Сәләт нәселдән килә, диләр. Кызлары да Гүзәлиянең үзе  кебек булган-уңган, сәнгатькә гашыйк балалар. Инде олы кызы кияүдә. Гүзәлия ханым бик бәхетле әби статусы алган кеше дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев