Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Берләштерә гармун моңнары

Яңгул мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесенең зона туры узды. Чарада гармун моңнарыннан тыш, баян, аккардеон, балалайка, курай, кубыз, гөсләдә уйнаучыларны да күрергә мөмкин булды.

14 мәдәният учагыннан килгән һәр чыгыш яхшы әзерлекле, үзенчәлекле иде. Халык арасындагы шундый талантларны күреп сокландык.
Бу чарага без Чаллыда яшәүче авылдашыбыз, күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе, Фәйзулла Туишев исемендәге Татарстан гармунчылар фестивале лауреаты Наил абый Заһретдиновны кунакка чакырдык. Аның кулында, зур баяннан алып, уч төбенә сыеп бетәрлек кечкенә гармуннарга кадәр сандугачтай сайрады, тамашачы яраткан гармунчысын көчле алкышларга күмде. Чыгышының ахырында Наил абый безгә зур сюрприз ясады – үзенең баянын мәдәният йортына бүләк итте. Безнең өчен көтелмәгән, тиңдәшсез зур бүләк булды бу!


Авылыбызның оста гармунчысы, моңлы җырчысы Рүзилә апа Габдрахманова турында да әйтәсем килә. Рүзилә апа белән 1987 елдан бирле бергә без. Балалар бакчасында ул музыка җитәкчесе булып, мин тәрбияче булып, иңне иңгә куеп 25 ел хезмәт куйдык. Аңлашып-килешеп, бик матур эшләдек. Хезмәтемне мәдәният йортында дәвам иткәч, Рүзилә апа минем уң кулыма әйләнде. Бу бәйгедә Рүзилә апа кич буе сәхнәдән төшмәде. Кодасы Дамир абый Закиров һәм сәхнә ветераны Рәйсә апа Нәбиева белән бергә гармунда да уйнадылар, тальянда да сыздырды, җырчыларны да җырлатты. Иң матур чыгышлары оныгы Зәринә белән булды. Ул әбисенең баянына кушылып курайда уйнады. Күренеп тора, сәләтле нәсел баласы. Әнисе ягыннан бабасы Дамир да гармунчы, әтисе ягыннан әбисе сәхнә күрке. Йошкар-Ола шәһәренә барып, төбәкара фестиваль-конкурста катнашып, лауреат исеме алып кайткан кеше ул безнең Рүзилә апа! Таза-сау булсын да, безнең белән бергә армый-талмый халыкка хезмәт итсен әле.
Ләйлә ГАБДЕЛХАКОВА,
Яңгул авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт