Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнекеләр “Иҗади эзләнүләр” номинациясендә дипломантлар

Республикабызның оешма hәм предприятиеләрендә эшләүче яшьләрнең талантларын ачу hәм үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов ярдәме белән, 3-4 октябрь көннәрендә Казан шәhәренең "Санта" ял итү базасында II нче телевизион фестиваленең сайлап алу туры булып узды.

Биредә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр район hәм шәhәр оешмаларында хезмәт куючы яшьләр арасыннан 14 команда үзара көч сынаштылар.
Балтач районы исеменнән мәгариф бүлеге командасы катнашты. Алар "Безнең оешма-безнең киләчәк" дип исемләнгән визитка, җыр, бию, "Минута славы", фотокросс, экспресс газета кебек конкурсларда бердәм hәм уңышлы чыгыш ясады. Шулай ук вокал hәм хореография буенча мастер классларда катнаштылар.
5 нче октябрьдә "Химиклар" сараенда үткән Гала концертта "Иҗади эзләнүләр" номинациясендә диплом hәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Мәгариф бүлеге житәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Сагитова, Балтач Гимназиясенең тарих hәм җәмгыять укытучысы Римма Шакирова, Чепья урта мәктәбенең математика hәм информатика укытучысы Ленар Салахов, Балтач урта мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Бадгиев, Норма урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы - Руслан Волков, 1 нче номерлы "Ромашка" балалар бакчасының музыка җитәкчесе - Гөлфия Шакирова, район башкарма комитетының мобилизацияләү буенча ярдәмчесе Рамил Нургалиев, мәдәният үзәге хезмәткәре Раил Нигъмәтҗанов, балалар музыка мәктәбенең бию укытучысы Алия Йосыпова, "Хыял" яшьләр үзәгенең музыка җитәкчесе Энҗе Сабированы әлеге уңышлары белән кайнар котлыйбыз. Киләчәктә дә хезмәтләрендә иҗади уңышлар, гаиләләрендә иминлек теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250