Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнекеләр кайда да ....безнекеләр.

Узган җомгада районыбызның мәдәният үзәгендә "Аһәңле Татарстан" дип исемләнгән халык уен коралларында уйнаучыларның республика конкурсы булып узды.

Кайда гына чәчелеп яшәми халкым. 19 район вәкилләре катнашкан кәнкурста читтә яшәүче райондашларыбыз чыгышын карау үзе бер бәйрәм булды.
Ор авылында туып үскән, заманында Смәел авыл культура йортында сәнгать җитәкчесе булган, бүгенге көндә Әлмәт районының Габдрахман авылы мәдәният йортында концертмейстер булып эшләүче Альфред Сәмигуллин җитәкләгән "Моң" кубызчылар ансамбле бу бәйгедә 3 урынны яулады. Шушы ук бәйгедә аның улы Илнур Сәмигуллин курайда уйнап өченче дәрәҗә диплом һәм махсус бүләк белән бүләкләнде.
Районыбызның «Орчык» гөсләчеләр ансамбле 1нче дәрәҗә лауреат, җитәкчеләре Аыйсылу ӘСӘДУЛЛИНА, ул үзе генә чыгыш ясап та 1нче дәрәҗә лауреат исемменә лаек булган.
Менә бит, бер булганнардан була, бер фестивальдә икешәр тапкыр бүләкләнә райондашларыбыз. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250