Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бу радиолар кемнәр өчен, нинди аудитория өчен оештырылды икән?

Нәрсә соң бу? Әллә студиядә ялгыш кына микрофоннарын тоташтырып, иртәнге чәйләрен эчеп утыралармы? Нинди агентлар килгән, тагын берәр нәрсә булганмы әллә

Гадәтем: иртән йокыдан торып, өстәл артына утырганчы радиодан берәр яхшы тапшыру яисә матур җыр тыңлап, эшкә күтәренке кәеф белән бару. Элегрәк “Татарстан” дәүләт радиосы, “Арча радиосы”ннан әйбәт тапшырулар, яхшы темалы сәхифәләр, ил-дөнья яңалыклары, моңлы, шәп җырлар бирәләр иде дип уйлап, радиоалгычны көйлим.

Колакка көйсез, мәгънәсез ниндидер җыр кебек мөгрәү, ыңгырашу яңгырап туктауга “җиде ноль ноль агентлары без”, “Иртәнге чәй” дип ике-өч алып баручы нидер сөйләргә тотыналар. Җитмәсә, бер-берсен бүлдерәләр, үзләре шырык-шырык көләләр. Нәрсә соң бу? Әллә студиядә ялгыш кына микрофоннарын тоташтырып, иртәнге чәйләрен эчеп утыралармы? Нинди агентлар килгән, тагын берәр нәрсә булганмы әллә дип шөбһәгә калам. Еллар буе безнең халыкны агентлар, НКВД белән куркытып халыктан “стукачлар” ясадылар. Әллә дөньялар кирегә әйләнәме дип аңларга тырышып тыңлыйм. Шөкер, ул-бу юк икән, ниндидер тавык йомыркасы турында сөйләшәләр.

Булмады бу, бу радиодан рәтле сүз, мәгънәле тапшыру ишетмәм ахры дип “Болгар радиосы” дулкынына көйлим. Менә сиңа мә – монда да ике ир-ат, бер хатын-кыз чырык-чырык көлә-көлә Американың бер артистын тикшерәләр. Кәефем төшеп, сүгенеп җибәреп, хатыным кисәтү ясап, плитәдәге кофены ташытты. Аның да кәефе төшә башлады ахры.

Туктале, Арча радиосы бар бит, анда күңелне күтәрә белүчеләр бардыр. Үзем дә шушы радиода эшләгән, туры эфирлы радионы оештыруда башлап йөргәнлектән, якын шул күңелгә. Уф, булмады, ниндидер “Айныткыч”мы, “Уйнаткыч”мы, “Уяткыч”мы дип авылдан бер әбинең хәлен сорашалар, сәлам әйттерәләр. Алдан ук әби белән сөйләшеп куйганнардыр инде. Ә кайда район яңалыклары, халык ничек яши, кайда хәбәр, кешеләр турында язмалар, күңел күтәрә торган җыр? Кәефем бөтенләй беткәч “лач” итеп төкереп, урысның “Дорожное радио”сын тыңлый башладым.

Кайда татар моңы, кайда халкыбыз җыры, ник мәгънәле, тормышчан тапшырулар юк дип борчылучылар күбәйде. Татар моңын, өметен, ышанычын бетерүгә шундый тозсыз, “сәлам”гә көйләнгән радиолар да өлеш кертми микән дигән уйлар күңелне тырный.

Шундый сорау куясы килә: бу радиолар кемнәр өчен, нинди аудитория өчен оештырылды икән? Әлбәттә, туксанынчы елларда татар радиолары бик авырлык белән оешты. Ә нигә соң үзебезнең радиоларыбыз белән горурланмыйбыз, аларда эшләргә журналистлык, дикторлык таланты булганнарны алмыйбыз.

Татар радиоларын бүген мәктәп балалары да, яшьләр дә тыңламый. Чөнки аларның күбесе татарча белми. Шулай булгач, аудитория кемнәрнеке соң? Әлбәттә, утыз биш, кырык-илле яшьтәгеләрне һәм пенсионерларныкы! Татарстанда да, безнең Арча районындагы халыкның өчтән бер өлеше пенсионерлар икәнен белсәләр, бәлки, мондый шырдый-бырдый, вакыт уздыру өчен оештырылган эфир пычратулар булыр идеме икән?

Бүген кеше, аның яшәеше, шөгыле турында, сәламәтлек, гаилә, бакчачылык, физкультура-спорт, файдалы киңәшләр, авыл, шәһәр тормышы, мәдәният, икътисад, төзелеш турында минем бер татар радиосыннан да ишеткәнем юк. Радиоларның күбесе халыкка файда китерсен, аны яшәүгә, хезмәткә дәртләндерсен, тормышын җиңеләйтсен өчен оештырылмаган.

Мин үзем Арча, Түбән Кама радиоларында эшләгәндә, “Татарстан” дәүләт радиостудиясендә практика үткән идем. Радио хезмәткәре Лена апа Шакирҗанова булачак журналистларга гел ярдәм итеп торды. Хәтта ул еллардагы атаклы диктор Эльс ага Гаделев тәҗрибәсен өйрәнеп, аның үзе белән берничә тапкыр туры эфирга да чыгарга туры килгән иде.

Ә бүген радиода эшләүчеләрне кем укыта, кем өйрәтә? Нигә тозсыз, мәгънәсез тапшырулар белән радио каналларын пычратучыларны эшләтергә? Компьютердагы җырларны тоташтырып утыру өчен әлләни акыл кирәкми. Безнең нинди көчле артистларыбыз, журналистларыбыз бар югыйсә! Яшәүгә өмет уятып, шатландырып, горурлыгыбызны уятсыннар иде алар. Күпмегә кадәр мескен булып яшәп була соң? Юлсыз, кыйбласыз татар радиолары телебездән, татарлыгыбыздан яздыра күрмәсеннәр иде, я, Раббым!

Тәлгать КАВЫЙ.

Арча.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио