Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшарга яз килгән?

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны “Нәүрүз” ае дип йөрткәннәр

Без “Чапшар башлангыч мәктәп –балалар бакчасы “ хезмәткәрләре,балалар белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан ел дәвамында берсеннән-берсе матур бәйрәмнәр уздырып торабыз. Шуларның берсе турында язмыйча мөмкин түгел. Ул балаларның көтеп алган бәйрәме –Нәүрүз. Бу бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Балалар яз турында матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Бакчабызның тирә-ягын яңгыратып бәйрәмгә чакырып күңелле музыка уйнап торды. Иң күңелле вакыты – бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикәнең килүе булды.Ул балаларга матур теләкләрен теләде, бергәләшеп халкыбызның борынгы җырлы –уеннарын уйнадык.”Чума үрдәк,чума каз”, “Күрсәт әле үскәнем”һәм башкалар. Уеннар кызып кына барганда Кыш бабай килеп керде.Кыш бабайны янәдән күрү,балалар өчен шатлыкка әйләнде. Аларның куануларын, аны ничек каршы алуларын язып кына аңлатып булмый. Иң кызыгы шунда: Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең ярышларда көч сынашуы булды. Ә иң күнелле мизгеле уеннарда Нәүрүзбикәнең җиңүе булды. Кыш бабай балаларга матур теләкләрен әйтеп китеп барды.Ә без бәйрәмне күңелле уеннар белән дәвам иттек. Уеннар белән арыган балаларны тәмле коймак, кайнар чәй көтә иде. Бу бәйрәм балалар күңелендә бары тик яхшы кәеф, күтәренке күнел җылысы белән истә калыр.

Гөлназ Абдуллина,

Чапшар башлангыч мәктәп-

балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз