Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Елмаеп-көлеп алыйк

Вагыйз Таҗиев иҗатыннан: "Балалар һәм оныклар белән сөйләшәбез"

Балалар кечкенә вакытта Ташкентка барырга җыенабыз.
- Анда җимешләр күп, - дип аңлатабыз.
Поезддан төшеп, трамвайга утыргач:
- Менә бу - Ташкент инде, - дидек.
Шунда балаларның берсе:
- Ә кайда монда җимешләр? - ди.
Икенче көнне базарга баргач виноград, слива, абрикос алып бирдек.
- Болар бит җимеш түгел, - диләр. Элек алар кипкән хәлдә генә эләгә иде шул.
***
Балаларга кичтән калган ашны җылытам. Берсе яныма килде дә:
- Әти, аш җылындымы әле ул? - ди.
- Кабып кара , - дим.
- Э-э-э, пешерә ул... - ди.
***
Хәзер оныклар да үсеп килә. Узган ел шифаханәдә ял иткән вакытта берсе телефоннан шалтырата:
- Бабай, ни хәлегез бар, ни эшлисез? - ди.
- Балам, без бит монда эш эшләргә түгел, ял итәргә килдек, - дим.
Фото: http://babyzzz.ru/1-3/6435.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X