Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән

Җырчы бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Җырчы Гүзәл Уразова Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.
 
"Миңа Татарстанның халык артисты исеме бирелүе хакында документка Президентыбыз кул куйган. Мин инде "алдан кычкырган күкенең башы авырта" дип бу яңалыкны тантаналы рәвештә тапшырганнан соң гына язарбыз диеп уйлаган идем. Баксаң, бөтен дөнья белә икән инде", - дигән җырчы.
 
Ул үзенең тамашачыларына, Татарстан җитәкчелегенә һәм якыннарына рәхмәтен дә җиткергән.

 

instagram.com

 

  • Гүзәл Уразова 1982 елда Пермь краеның Барда авылында туган. Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтында, Мәскәү Икътисад, статистика һәм информатика университетында, ТР Президенты каршындагы кадрлар әзерләү институтында белем алган.  

Күптән түгел Гүзәл Уразова  Мәскәүнең Кремль концертлар залында иҗади эшчәнлегенә 15 еллык юбилей тамашасын тәкъдим итте.

 

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл Уразова