Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Халкым – горурлыгым»

Борынгыдан килә халкым тарихы, Башы булган - Болгар дәүләте. Еллар узган саен ныгый бара Татар дине, татар милләте. Әби-бабай, әти-әнием татар, Үз юлым бар минем, үз телем. Шигырь юлларына гына сыймый Матурлыгы туган телемнең. Дүрт почмакка иман нуры сеңгән Ак яулыгын япкан татарым. Фәрештәләр зекер әйтеп тора Йөзе нурлы, күңеле...

Борынгыдан килә халкым тарихы,
Башы булган - Болгар дәүләте.
Еллар узган саен ныгый бара
Татар дине, татар милләте.
Әби-бабай, әти-әнием татар,
Үз юлым бар минем, үз телем.
Шигырь юлларына гына сыймый
Матурлыгы туган телемнең.
Дүрт почмакка иман нуры сеңгән
Ак яулыгын япкан татарым.
Фәрештәләр зекер әйтеп тора
Йөзе нурлы, күңеле саф аның.
Әнием дә ак яулыктан иде
Күпме мәгънә сеңгән яулыкка.
Татар җаны кебек ак яулыгы
Изгелеккә өнди, сафлыкка.
Ак калфагы, чиккән түбәтәе,
Милли йөзе булган татарның.
Кыйбласы һәрчак иман булган
Буйсынмаган горур татарым.
Татар исеме горурланыр исем,
Иманыннан тайпылмаса яшьләр.
Күкрәк киереп алга барыр һаман
Туган телем, илем, Халкым яшәр
Фото: http://www.libamur.ru/advt/1934.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250