Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иҗат – яшәү рухым

Райондашларыбыз иҗаты

Гамьсез, рәхәт балачак
Еллар үткән саен сагындыра
Артта калган гамьсез балачак.
Нәни генә бер кыз бала булып,
Яраттырып йөргән баллы чак.
Ак болытлар бик биектә иде,
Агачлар да ашкан күкләргә...
Күбәләкләр куган, каз саклаган
Тугайларны сагынам күптәннән.
Фәрештәләр канат җәйгән безгә
Абынсак та, егылып төшсәк тә.
Уйнап кайтып бер йоклыйсы иде
Әбием җылысы сеңгән түшәктә.
Күршенеке тәмле була, диеп,
Басып йөрдек алма бакчасы...
Мәңге кабатланмас, и балачак,
Бер мизгелгә генә кайтсаңчы!
Фото: http://www.baby-answer.ru/2012_07_01_archive.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250