Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иллеләр Сез минем, җиллеләр!

Быел 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче үземнең чыгарылыш сыйныф укучыларыма багышлыйм.

Авыр  уйларымнан качып,

Мизгелләрне  барлыйм, ешырак.

Укучыларымны барлыйм...

Кайчак  сөйләшәбез, очырап.

Нигә әле миңа  сөйләмәскә,

Үз укучыларым хакында.

Сөйләмәсәм, күңел тыныч булмас,

Бер үкенеч калыр рухымда.

Дүртенчегә кабул итеп алдым,

Ишле сыйныф, утыздан артык.

Шәп иделәр, бердәм иделәр, дип,

Сөйләшәбез хәзер, шаккатып.

Орыштык та, әз-мәз мактадык та,

Шулай кирәк булды, күрәсең.

Мәктәп кадәр мәктәп төзет инде,

Балаларга! килә диясем.

Коммунизм төзү чоры иде...

Буйсындык бит һәммә әмергә.

Әйбәт булуларым көлке хәзер,

Кадап-кадап китә бәгырьгә.

Заманага яраклаштык, ахыры,

Баш очыннан кирпеч очып торды.

Берәүнең дә башы тишелмәде.

Шөкер, фәрештәләр (безне) саклады.

Әти-әнидән рөхсәт?

Кемгә ул булды кирәк?

Ялгышлар да бездә бихисап шул,

Тиккә өзгәләнми бу йөрәк.

Уйларымны сүтәм, һаман сүтәм,

Кем чыккан соң аның очына.

Йөрәгемне уч төбенә салдым,

Ничә тапкыр ялган каршында.

Элеккечә түгел һичбер нәрсә,

Мин үзем дә түгел элекке...

Бүгенге күзлектән карап,

Фикер йөртсәң хәзер, бит, көлке!

Безнең буын  хәтта аңлый алмый,

Гел яңалык, һаман үзгәреш...

Такта сөртү өчен рөхсәтне

Әти – әниләрдән ал, имеш!

...Иллеләрне – Сезне – җиллеләрне, килә,

Бәхетле итеп кенә күрәсем.

Гомеремнең бар шатлыгын җыйнап,

Тамчы итеп, Сезгә бирәсем.

Гомернең үренә менү –

Бу әле берни түгел!

Гомер илледән башлана,

Ышанмаса да күңел.

Матур хәбәр килсә, кош тоткандай,

Сабыйларча, йөрим шатланып.

Ярты гасыр биеклеген саклап,

Яшәсәгез иде, җан атып!

 

                                Энҗе  Закирова

Быел 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче  үземнең чыгарылыш сыйныф укучыларыма багышлыйм, 1 апрель 2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь