Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ильмира Кузьминадан яңа шигырьләр

Сезгә әйтәм, әй кешеләр...

Әй, кешеләр,сезгә әйтәм:
Ашыгыгыз яшәп калырга.
Тормыш ачысы белән бергә
Баллы ягын да татып калырга.
Мохтаҗларга сузып кулыгызны
Өләшегез алсу таңнарны,
Өйрәтегез газиз улыгызны
Ишетергә аваз, моңнарны.
Кызыгызның толымнарын үреп
Өйрәтегез дөрес яшәргә,
Асыл гөлләр кебек ачылырга,
Яшен кебек кайчак яшьнәргә.
Әй, кешеләр, тагын шуны әйтәм:
Бу дөньяда без бары кунакта.
Кирәкме соң авыр сүзләр әйтү,
Кимсетүләр, нәфрәт һәм таптау?!
Әй, кешеләр, өйрәнегез әле
Шатланырга һәм дә көлергә,
Өйрәнегез якты кәннәр теләп
Елмаерга матур гөлләргә.
Рәнҗетмәгез, авыр сүз әйтмәгез,
Уфтанмагыз, сабыр булыгыз.
Сездән акыл, үрнәк, гыйбрәт алып
Үссен иде кыз һәм улыгыз.
Әй, кешеләр, сезгә шуны әйтәм:
Татып яшәгез һәрбер мизгелен
Бу тормышның. Гомер ике килми,
Таратыгыз сез бары игелек.
Сагыну
Төнге йолдызларга карап
Кузгаттым күңелемне.
Еллар пәрдәсен аралап
Эзлим мин яшьлегемне.
Чандыр гына, бик җитез кыз
Идем шул мин яшь чакта.
Очып-очып биегендә
Чыдамый иде такта.
Ут борчасы кебек идем,
Курыкмый идем эштән.
Кышкы таулардан шуганда
Чыдамый иде ыштан.
Сугыш чукмары идем мин,
Курыкмадым малайлардан,
Туп типтем, утын кисәргә
Булаштым агайларга.
Инде үсеп буйга җиткәч,
Мәхәббәт ишек какты.
Шул чакларда кара төндә
Була икән ай якты.
Гөлләр аеруча хуш исле
Сызылып таңнар ата.
Бар дөнья була түгәрәк,
Кызарып кояш бата.
Йоттым хыянәт ачысын,
Авыр булды шул чакны -
Гөлләр сулды, кояш сүнде,
Ай караңгылыкка качты.
Кимсеттеләр, таптадылар,
Сындырмакчы булдылар...
Кирәкмәгән яла ягып,
Гел яманлап тордылар.
Сынмадым мин, бирешмәдем,
Горур башым имәдем.
"Ходай бар, барсын күрә" дип
Беркемгә дә тимәдем.
Тәрәзәдән айга карыйм.
Кара чәчләрем бәс сыман.
Еллар пәрдәсе каплаган
Мин яшьлегемне сагынам.
Фото https://www.google.ru/search?biw=1680&bih

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250