Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Изгелекнең бөек ачышы

Иң кадерле, бердәнберебез, Якты йөзле, иркә куллы әниебез! Гөлчәчәктәй куеның тулы - балаларың, Гомер биргән чәчкәләрең бит без! Син фәрештә, канатыңа алып Безне һәрчак яклый киләсең. Язмыш бураннары тузгыганда Аяз көннәр тудыра беләсең. Авырлыклар килсә, калкан булып Яклау табып каршы чыгасың. Шатлык килсә, сөенә беләсең, Аллаһыга шөкер кыласың. Болыт кебек...

Иң кадерле, бердәнберебез,
Якты йөзле, иркә куллы әниебез!
Гөлчәчәктәй куеның тулы - балаларың,
Гомер биргән чәчкәләрең бит без!

Син фәрештә, канатыңа алып
Безне һәрчак яклый киләсең.
Язмыш бураннары тузгыганда
Аяз көннәр тудыра беләсең.

Авырлыклар килсә, калкан булып
Яклау табып каршы чыгасың.
Шатлык килсә, сөенә беләсең,
Аллаһыга шөкер кыласың.

Болыт кебек йөзең куерса,
Яңгыр яудырып кочып аласың.
Һәрчак безгә якты маяк булып,
Юлыбызны яктыртып барасың.

Синең җылы караш безнең өчен
Гомер таңыбызның балкышы.
Елмаюың кояш нуры кебек серле -
Изгелекнең бөек ачышы.

Безнең өчен җылы кояш,
Назлы җил дә, алсу таңнар да.
Күңелеңдәге изге догаларың -
Иңә бара безнең җаннарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250