Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Картаерга да вакыт бирмисез!"

Без аннан хәтта "Килә аласыңмы" дип тә сорамыйбыз, "Рүзилә апа, тиз кил, син кирәк!" - дибез. Чөнки беләбез, Рүзилә апа беркайчан да каршы килми. "Картаерга да вакыт бирмисез!" - дип шаярта ул.

Узган язмаларымның берсендә Яңгул мәдәният йортында узган "Уйнагыз , гармуннар!" бәйгесе турында әйтеп үткән идем. Шул язмамны дәвам итеп, авылыбызның оста гармунчысы, моңлы җырчысы Рүзилә апа Габдрахманова турында да фикерләремне әйтәсем килә.

Мин Рүзилә апа белән 1987 елдан бирле бергә. Балалар бакчасында ул музыка җитәкчесе булып, мин тәрбияче булып, иңне иңгә куеп 25 ел бергә хезмәт куйдык. Аңлашып-килешеп, бик матур итеп эшләдек. Хезмәтемне мәдәният йортында дәвам иткәч, Рүзилә апа минем уң кулыма әйләнде. Без аннан хәтта "Килә аласыңмы" дип тә сорамыйбыз, "Рүзилә апа, тиз кил, син кирәк!" - дибез. Чөнки беләбез, Рүзилә апа беркайчан да каршы килми. "Картаерга да вакыт бирмисез!" - дип шаярта ул.

Бу бәйгедә дә Рүзилә апа кич буе сәхнәдән төшмәде. Кодасы Дамир абый Закиров һәм сәхнә ветераны Рәйсә апа Нәбиева белән бергә гармунда да уйнадылар, тальянда да сыздырды, җырчыларны да җырлатты. Иң матур чыгышлары оныгы Зәринә белән булды. Зәринә бик сәләтле бала: оста биюче дә, курайда һәм скрипкада өздереп уйный. Бу бәйгедә ул әбисенең баянына кушылып курайда уйнады. Күренеп тора , сәләтле нәсел баласы. Әнисе ягыннан бабасы Дамир да гармунчы, әтисе ягыннан әбисе сәхнә күрке. Йошкар-Ола шәһәренә кадәр барып, төбәкара фестиваль-конкурста катнашып, лауреат исеме алып кайткан кеше ул безнең Рүзилә апа! Таза-сау булсын да, безнең белән бергә армый-талмый халыкка хезмәт итсен әле. Хөрмәтебез чиксез аңа!

Ләйлә Габделхакова,
Яңгул мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул авылы