Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хисләр тулып ташты…

Район «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының чираттагы чарасы Яңгул мәдәният йортында узды. ”Яратырга килдек без бу җиргә” дигән өлкәннәр үрнәгендә үткәрелгән, җыр-бию белән үрелеп барган затлы кичә һәрбер тамашачы күңеленә хуш килде.

Район “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова шушы оешманың күркәм эшләре, матур нәтиҗәләре белән таныштырды. Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова катлаулы, четерекле гаилә хәлләре турында сөйләде һәм райондагы күрсәткечләр белән таныштырып узды.

Бәйрәм башланганда сәхнәдә ичкиткеч матур күренеш пәйда булды: җанны тетрәндереп бала тавышы яңгырый, бишектәге бала аваз сала, янәшәсендә – әнисе, бишек җыры көйли... Үзебезнең “Ива- мебель” фабрикасының кулдан үргән матур бишекләре җанны иркәли. Аналар, ак биләүгә биләнгән балаларын куеннарына алып, назлап, татлы сүзләр әйтеп, теләк телиләр.


Кичәне дәвам итеп, балалар бакчасының нәни биючеләре иң матур биюләрен башкара. Аларны алыштырып, Яңгул урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары уйнап-көлеп, шаярышып  “Кичке уен” күренешен күрсәтте, тамашачыны гүзәл яшьлекләренә алып кайттылар...

– Бу заманда бар кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә тормышы һәрберебез өчен дә очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучылар – бүгенге кичәбезнең геройлары, – дип, алып баручы күркәм, үрнәк гаиләләр белән таныштыра. Әйе, чынлап та бу кичәдә пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң гади гаиләләр иде кунакта.

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, аның урынбасары Илһам Гайнетдинов, Бөтендөнья татар конгресының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе, “Хезмәт” газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев, “Наз” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Яңгул җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, “Яңа тормыш” күмәк хуҗалыгы исеменнән кадрлар бүлеге җитәкчесе Гөлия Әсхадуллиналар котлады, берсеннән-берсе матур фикерләр әйтте, ихлас теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Кичәнең музыкаль өлеше дә, искиткеч матур, сәнгатьчә итеп оештырылган иде. Үзенең таланты белән дә күпләргә үрнәк, тумышы белән сәнгать җанлы Сәлимә Габделхакова программаны һәрбер сүзе йөрәккә үтеп керерлек, хисләр дөньясында йөздерерлек итеп төзегән, бик хисле итеп алып та барды. Кичәдә катнашкан үзешчән артистларның барысы да чын соклану уятты. Кечкенә балалар, мәктәп укучылары, укытучылар, Арча педкөллиятендә укучы авылдашлары, күп конкурслар лауреаты Эльвина Сәләхетдинованың һәм аның белән бергә укучы Арча районы егете Әнис Шакировның җырлары, Сәлимәнең үз кызы – Алсу Гатауллинаның бии-бии җырлавы, Ринат Мөхәммәдиевның моңлы җыры, сәхнә ветераннары Хәмит Хәтимов, Рәйсә Нәбиева, баянчы Рүзилә Габдрахмановалар кичәнең йөзек кашлары булдылар. “Ак калфак” оешмасы исеменнән Алан авылының моңлы сандугачы Фидәлиянең, Борнак егете Рәсим Вәлиевларның моңлы тавышы, “Сердәш” клубының ветераннар ансамбле чыгышы шулай ук кичәгә ямь өстәде, тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Кыскасы, онытылмаслык кичә булды бу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ак калфак