Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кыйммәтле хәзинә

8 октябрь көнне Яңгул мәдәният йортында мәгариф ветераны Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗановның «Әрәмәләр шавы» исемле китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Яңгул авылы турындагы китап - өч ел дәвамында авторның, Яңгул авылы язучы төркеменең һәм иганәчеләрнең өзлексез тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

«Әрәмәләр шавы» - Яңгул авылы тарихы, аның кешеләре, табигате, оешмалары турында бер утыруда, аерыла алмыйча, укыла торган хезмәт. Китап - бүген Яңгулда яшәүчеләр өчен үзләре турында истәлек, читтә, туган авылын сагынып яшәүчеләр өчен күңел юаткычы, киләчәк буыннар өчен авыл тарихын сөйләүче күләмле әсәр.
Тормышлары Яңгул белән бәйле кешеләр өчен «Әрәмәләр шавы» гаилә ядькаре, буыннан-буынга тапшырыла торган кыйммәтле хәзинә булачак. Шушы рухи байлыкны булдырганнары өчен язучы төркем әгъзаларына ихлас күңелдән рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250