Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мари авылында — Сабан туе

(Районымдагы бердәнбер мари авылы Улисьялда узган Сабан туеннан кайткач язылды).

Мари авылында Сабун туе,
Күңел ача яше, өлкәне.
Татар белән удмурттан кала,
Мариның да бар үз туе.

Самавыры кайный туй түрендә,
Кайнар коймак пешә табада.
Һәм шунда ук мари халык ашы -
Майлы ботка кайный казанда.

Кайнар ботка бушка өләшенә,
Тәмле дә соң коймак белән чәй.
«Бөртекләрне, шөкер, җиргә салдык,
Әйбәт килсен, диләр, быел җәй».

Татар биюләре бии халык,
Шул көйләргә мари кушыла.
Керәшен, рус, удмурт халкы да бар,
ем генә юк бию чутында.

Борынгыдан бер-берсенә хөрмәт,
Дуслык кадере белгән халыкка
Бирсен Ходай киләчәктә шулай,
ату тормыш итү саулыкта.

Гөрләп бара районыбыз эше,
Изгелектә булгач күңеле, уе.
Һәм районда бары тик бер булган
Мари авылында - Сабан туе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250