Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Мин мультфильм тудыручы“

ТАССРның 100 еллыгы бәйрәм чараларына хәзерлек уңаеннан, “Татармультфильм”ның рәссамчы-аниматорлар берләшмәсе командасы кала-районнарда рәсем сәнгатенә гашыйк балалар белән очрашулар үткәрә

ТАССРның 100 еллыгы бәйрәм чараларына хәзерлек уңаеннан, “Татармультфильм”ның рәссамчы-аниматорлар берләшмәсе командасы кала-районнарда рәсем сәнгатенә гашыйк балалар белән очрашулар үткәрә, аларның Татарстан тарихы турындагы белемнәрен сыный, мульфильнар күрсәтә, мастер-класслар оештыра. “Век Татарстана – 3” дигән мәгариф проекты буларак хәрәкәт итүче команда узган шимбәдә Балтачта булып китте, – Балтач үзәк китапханәсендә районның сәнгать мәктәбендә укучы балалар белән очрашты, биредә шулай ук Балтач гимназиясеннән 2 “б” нче сыйныфы укучысы Иркә Шакирова белән Кече Лызидан, шулай ук 2нче сыйныф укучысы Артем Данилов катнашты.

Балалар “Мин мультфильм тудыручы“ дигән исем астында рәсемнәр ясап, команда вәкилләренә тапшырдылар. Узган ел катнашкан балаларның эшләре кыска метражлы мультфильмга кергән иде, быел алар әлеге мульфильм аша үз эшләрен күрү бәхетенә иреште.

Шулай ук райондашыбыз, Чепья зонасы балалары белән эшләүче Анастасия Соловьеваның укучысы Яна Гришкинаның рәсеме район буенча “Иң яхшы” дип табылган иде. “Балаларның быелгы иҗат җимешләре тагын да матур килеп чыкты”, ди районның Сәнгать мәктәбе директоры Миләүшә Кадыйрова.


Фото: А. Сөләйманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгать мәктәбе