Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Минем телем

Минем телем


Гасырларны кичкән бөек тел ул -
Татар теле, минем туган телем!
Дәрдемәнд, Тукай, Җәлилне дә
Бөек иткән шушы татар теле.

Даны аның еракларга киткән,
Зинданнарны ватып чыккан ул.
Себергә куылса да исән калып,
Көчле рухын саклый алган ул.

Шушы телдә сөйлим, укыйм, язам,
Горурланам туган тел белән.
Бетерергә күпме тырышсалар да,
Бирешмәсен аның мин беләм.

Аның матур, нәфис яңгырашы
Бишек җыры аша сеңгәндер.
Әби-бабам, әткәй-әнкәй теленең
Кадере буыннардан киләдер.

Татар теле - газиз анам теле,
Татар теле - ул бит мәңгелек!
«Татар» дигән бөек исемне
Саклый белик, булсын бердәмлек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250