Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мирҗәмнәр нигә Балтачка күченгән?

Районыбыз үзәк китапханәсе залында шагыйрь, галим Рифат Корбанов белән очрашу тупсадан ук башланды дисәк тә ялгыш булмас.

Танылган шагыйрьне бертөркем яшьтәшләре, дуслары уратып алган. Баксаң, бу очрашуга ут күршебез, Арча районы Мирҗәм авылыннан шактый кеше килгән икән. Бу аңлашыла да, чөнки Рифат Җамалетдин улы 1951 елның 1 октябрендә Арча райны Мирҗәм авылында туган. Автор үзе әйткәнчә,   кечкенә генә бу татар авылы илгә өч герой биргән: бер Советлар Союзы  Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое. Менә шул батырлар арасында шагыйрь Рифат Җамал исеме дә тарихка кереп калырлык дисәк тә ялгыш булмас.

Очрашу барышында Рифат Корбанов үзенең  тормыш юлы белән кыскача таныштырып узды. Туган авылы Мирҗәмдә, Носы мәктәбендә белем алу, аннан инде Балтач  мәктәпләрендә уку еллары аның хәтерендә иң матур истәлекләр белән кереп калган. Бу истәлекләрне барларга аның классташларының очрашуга килүе дулкынландыргыч булды. Шагыйрьнең тормыш баскычлары – Казан Дәүләт ветеринария институты студенты, ветеринария табибы, Совет Армиясе сафларында хезмәт, аспирантурада уку, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау, мөгаллим, кафедра мөдире, ректор, шагыйрь. Гади авыл егете өчен нинди  горурланырлык бөеклек. Әмма шагыйрь бүген дә бик гади.

1996 елда аның «Күңел сүрәләре» дип аталган беренче  шигъри җыентыгы басылып чыга. Зур иҗаты тупланган «Өзгәләнмә, күңел», «Ташта үскән чәчәкләр», «Янсын йөрәк, дөрләп...», «Мин адәм баласы», «Өн» дип исемләнгән китаплары халык арасында популярлык казанды һәм аларны әдәбият сөючеләр яратып кабул иттеләр. Рифат Җамалның шигырьләрен күренекле артистлар укып яздырган «Күңел фасыллары» аудиокитабы, җырлары тупланып «Йөрәк тамчылары» дип исемләнгән альбом-диск чыгарылды. Очрашуга килүчеләр, Россиянең атказанган, Татарстанның халык  артисты Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында аның сүзләренә язылган җырларны тыңлап хозурландылар.

Шагыйрь Рифат Җамал Татарстан Язучылар берлеге һәм идарәсе әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының  Дәүләт премиясе лауреаты.

Рифат Җамалның галимлеге шигырьләрендә дә ачык сизелә. Аларда артык сүз юк, аның шигыре берничә юл да, хәтта бер юл да булырга мөмкин һәм алар бар да тирән мәгънәгә ия. Бу турыда чыгыш ясаган районыбыз шагыйре Гарифҗан Мөхәммәтшин бик матур итеп тыңлаучыларга җиткерде.

Шагыйрь башкаруында тирән мәгънәле шигырьләрен тыңлап,  очрашудан һәркем үзенә рухи азык, тормыш мәгънәсенә төшенерлек уй-фикерләр туплап, зур канәгатьлек хисе белән таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрь