Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Әни», дип елыйбыз...

* * * Ай сылуы кебек әнием бар Сәүдә өлкәсендә эшли ул. Һәркем белән итагатьле, Ягымлы була белә ул. ӘНИ... Нинди тирән мәгънәле сүз. Аны дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштырып булмый. Әниемнең иртән иркәләп уятуын, торгач тәмле ашы белән сыйлавын, мәктәпкә озатуын мин зур булгач та онытмам. Нәзилә НӘҖИПОВА *...

* * *
Ай сылуы кебек әнием бар
Сәүдә өлкәсендә эшли ул.
Һәркем белән итагатьле,
Ягымлы була белә ул.
ӘНИ... Нинди тирән мәгънәле сүз. Аны дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштырып булмый. Әниемнең иртән иркәләп уятуын, торгач тәмле ашы белән сыйлавын, мәктәпкә озатуын мин зур булгач та онытмам.
Нәзилә НӘҖИПОВА
* * *
... «Әни» дип телебез ачыла, кыен чакта «әни» дип елыйбыз, шатлык килгәндә «әни» дип кычкырабыз. Җир йөзендә минем өчен әнидән дә кадерле, әнидән дә матур, әнидән дә акыллы кеше юк ул! Шулай булгач, аны ничек яратмыйсың?! Әниләрдән газиз кем бар? Алар күңелендә изгелек. Әниләрне зинһар саклый белик, Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.
Эльвина СӘЛӘХЕТДИНОВА
* * *

Әнием минем гүзәл,
Нур чәчә кояш кебек.
Барыбызны да көйли ул
Каян килгән сабырлык?!

Пешерә тәмле ашлар,
Матур гөлләр үстерә.
Йокыдан иң алдан тора:
Чәен куя пешереп.

Яратам мин әнине,
Ул да мине ярата.
Әти белән апа бездән
Көнләшеп куя хәтта.
Айнур ГАЛИМУЛЛИН
Яңгул урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250