Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нәни музыкант

Язмамның бүгенге герое - 6 яшьлек музыкант. Әмма аның үз-үзен тотышы, уйчан карашы һәм олыларча сөйләшүе «бала гына бит бу!» дигән беренче уйны юкка чыгара.

Үзенең таланты белән әсир итә алган малайның исеме - Данил Закиров. Ул Балтач музыка мәктәбенең домра классында шөгыльләнә. Бирегә ул биш яшь ярымлык вакытта килә. Шаккатырырлык нәрсә эшләгән соң Данил?
Кечкенә музыкант үзен беренче тапкыр «Тере чишмә» («Живой родник») халыклар иҗатының III ачык конкурс-фестивалендә сынап карый. Анда диплом һәм махсус бүләккә лаек дип табыла. Бу - аның беренче җиңүе.
Икенче конкурсы - Кукмара районында узган укытучыларның VII регионара конкурс-фестивале. Әлеге конкурс «Укытучы иҗатыннан укучы иҗатына таба» дип атала. Биредә ул укытучысы Гүзәлия Мөбарәк-җановага җиңү яуларга ярдәм итә. Укытучылар өчен оештырылган конкурс булуга карамастан, монда да Данилны күреп алалар һәм аерым җиңүче итеп таныйлар, диплом белән бүләклиләр. Һәм менә 7 июль көнне, музыкант малай кабат халык алдында сынау тота. Балалар, яшүсмерләр, яшьләр, зурларның иҗат коллективлары һәм аерым башкаручыларның «Виват Казан» дип аталган V Халыкара фестивалендә кабат I дәрәҗә дипломга лаек дип табыла.
Бөтерчек чаклы гына малайның шундый зур конкурсларда катнашырлык сабырлык таба алуы - үзе бер могҗиза. Әнисе Гөлназ ханым да: «Соңгы конкурс аеруча авыр булды. Көне буе көтәргә туры килде. Катнашучыларны яшь буенча аермадылар «Ничек түзде ул бала!». «Эх» та итмәде бит», - ди. Аның бу җиңүләрендә укытучысы Гүзәлия Мөбарәкҗанова һәм концертмейстры Марина Һадиеваның (рәсемдә), әти-әнисенең роле бик зур.
Буш вакытларында Данил шахмат уйнарга, велосипедта йөрергә һәм су коенырга яратуын әйтте. Шахматта ул инде 4 яшьлек вакытта уйный башлаган. Ул гына да түгел, малай ноутбук белән эшли, укый һәм яза да белә. Интернетта үзенең аерым сәхифәсен дә булдырган.
«Кешенең ике бәхетле чагы бар: берсе - сеңлем Дилә кебек вакытта: балалар бакчасына барасы юк, туйганчы йоклый ала; икенчесе - әби белән бабай булган вакыт: өйдә торасың, шуның өчен акча да аласың», - әлеге сүзләрне Гөлназ ханым бала көндәлегеннән укыды. «Улым кечкенәдән шундый кызык сүзләр әйтеп куя, мин барысын теркәп барырга тырышам», - ди ул.
Киләчәктә нишләргә уйлыйсың? Бу сорауга аның яшьтәшләренең бик азы гына җавап бирә алыр иде. Ә Данил, бераз уйланганнан соң: «Хореографиягә йөрергә уйлыйм», - дип җавап бирде. Киләчәктә зур җиңүләр насыйп булсын сиңа, нәни музыкант!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250